Эчтәлек

XIV–XVII йөзләргә караган рәсми документларда йөзек-мөһер һәм бадәм-мөһер төрләре искә алына.

Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында мондый мөһер йөзек хакимлекнең, ягъни хан булуның рәсми билгесе (шаһәдәтнамәсе) булган тигез дүртпочмаклы (квадрат) тамгадан аермалы буларак, ханның яки хан гаиләсе әгъзаларының шәхси мөһер йөзеге булган.

Мөһер йөзекнең язуында (легендасында) хуҗаның исеме, титулы һәм атасының исеме, ә хан мөһер йөзегендә нәсел гербы да күрсәтелгән.

Татар сәүдәгәрләре һәм дин әһелләре соңрак үз шәхесләрен турыпочмаклы, түгәрәк, овал формасындагы мөһер йөзек тамгасы басып раслауны гадәткә кертәләр.

Әлеге төр мөһер йөзек тамгаларының, башлыча, хатлар һәм кулъязмаларга басылган күпсанлы үрнәкләре ТР Милли музее фондларында саклана.

Әдәбият  

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. К., 1979.

Автор — М.Г.Госманов