Эчтәлек

Кошо-Цайдам үзәнлегендә Орхон елгасы ярында (Монголия) урнашкан. Борынгы гыйбадәтханәгә килү юлында, аерым төрбәдә, мәрмәр ташбака өстенә урнаштырылган дүртпочмаклы озынча зур таш. Аның янәшәсенә табигый зурлыкта берничә кеше сыны — хезмәткәрләр һәм яраннар сыннары бастырып куелган. Гыйбадәтханә эчендә (10,25×10,25 м) гыйбадәт кылу учагы һәм Күлтәгин белән хатынының мәрмәр сыннары булган (сынның баш өлеше генә сакланган).

Ядкәрне 1889 елда рус галиме Н.М.Ядринцев ача, таштагы ике телдәге язуларны 1893 елда Дания тел галиме В.Томсен ачыклый һәм күчереп ала. Эчтәлеген 1894 елда беренче булып Казан галиме В.В.Радлов укый.

Һәйкәлташтагы текст рун язуы белән язылган; зур һәм кечкенә 2 өлешкә бүленгән, алар, үз чиратында, ике вариантта — кытай телендә һәм төрки телдә эшләнгән (кара Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләре). Кечкенә ташъязмада төрки нәселләрне һәм кабиләләрне берләштерүче каганга дан җырлана; зур ташъязмада Төрки һәм Уйгыр каганлыклары, шул исәптән отуз (утыз) татар, токуз (тугыз) татар кабиләләре һ.б. турында мәгълүматлар бар.  Күлтәгингә куелган һәйкәлташтагы язмадан өзекләр:

«Тәңредәй күкләрдә яратылган зирәк төрки каган булып бу вакытта тәхеткә утырдым. Сүземне төгәл ишетегез: барыгыз — кече туганнарым, улларым, биредә оям халкы, көньякка — шад-апыт бәкләр, төньякка — таркат-боерык бәкләр, утыз тугыз бәкләр халкы! Бу сүземне яхшы ишет, ныклап тыңла. Алга — кояш чыгышына, уңга — көн уртасына, артка — көн батышына, сулга — төн уртасына кадәр сузылган җирдә яшәүче халыкны тупладым, күбәйттем...».

Әдәбият

Нуриева  Ф.Ш. Борынгы төрки тел. К., 2007;

Мелиоранский П. Памятник в честь Кюль-Тегина // Зап. Вост. отд-ния Рус. археол. об-ва. СПб., 1900. Т. 12;

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности: Тексты и исслед. М.–Л., 1951;

Гумилёв Л.Н. Древние тюрки. М., 1993;

Кляшторный С. Кимаки, кипчаки и половцы // История татар с древнейших времён. К., 2002. Т. 1;

Thomsen V. Altturkishe Inschriften aus der Mongolei // Zeitschrift der Deutschen Morgenländischen Gesellschaft. 1924. Bd. 78, h. 2.

Автор — Ф.Г.Кәлимуллина