Эчтәлек

Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда сәнгатьләре нигезендә барлыкка килә. Шәрекъ, яки мөселман бароккосы стиле, ислам эстетик кануннары йогынтысында, Госманлылар Төркиясе, Кырым, Иран, Әзәрбайҗан мәдәнияте тәэсирендә үсеш ала.

Казан Кремле һәм Иске Казан шәһәрлегендәге археологик табылдыклар: биналарның декоратив бизәк фрагментлары, шул исәптән гарәп стилендәге бизәк төшерелгән алебастр плитәләр, рәсемле чынаяк кирпечләр һәм төрле таш кисү үрнәкләре, шулай ук уеп ясалган орнаментлар һәм ялтыравык йөгертелгән, нәкышьле керәч әйберләр (зур хумнар (чүлмәкләр), кувшиннар, табаклар, кара савытлары һ.б.), зооморф мотивлар — әтәч, тәкә, ат башлары, бизәкле комганнар. басма бизәкле һәм ефәк белән чигеп бизәлгән күн аяк киеме калдыклары — барысы да Казан ханлыгы сәнгате шаһитлары.

Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы, Санкт-Петербургтагы Россия халыклары дәүләт этнография музее, ТР Милли музее тупланмаларында торевтиканың тиңдәшсез үрнәкләре: чүкеп ясалган, гарәп стиле белән язылган шигъри юллар һәм сабына «Әмин-хан бакырчысы — Насыйр» (Мөхәммәдәмин хан 1484, 1487–1495, 1502–1518 елларда тәхеттә була) дип уеп язылган җиз шәраб кувшины, атаклы «Казан таҗы», Казан аксөякләре өс киемнәренең алтын җепкырлы бил каптырмалары һәм бизәкле төймәләре, Коръән тартмачыклары, укалап чигелгән япмалар һ.б., декоратив сәнгатьнең югары зәвыклы башка әсәрләре саклана. Рус елъязмаларында һәм башка документаль чыганакларда Казан яуланганнан соң «дәүләт казнасына» алып кителгән (1552) ханлык билгеләре, кыйммәтле бизәнү әйберләре һәм йорт кирәк-яраклары, алтынланган тукымадан тегелгән өс киемнәре һәм кораллар турында мәгълүматлар бар: «Бихисап алтын һәм көмеш, һәм энҗе, һәм кыйммәтле асылташлар, һәм күз явын алырлык укалы кием-салым, һәм кыйммәтле ефәк тукыма, һәм көмеш һәм алтын савыт-саба, һәм һөнәрчелек әйберләре алынды, ганимәт малының исәбе-хисабы юк иде» («Казан патшалыгы турында риваять» — «Сказание о царстве Казанском»).

Борынгы татар зиратларындагы кабер ташларында ташка уеп бизәк төшерү сәнгате традицияләре чагыла. Аларның аерым үрнәкләре (2,5 м га кадәр биеклектә) уеп бизәкләү техникасының камиллеге, рельефының калкулыгы, орнаментлы бизәкләргә һәм «Шәрекъ бароккосы» сыйфатларына бай булуы белән аерылып тора. Казан ханлыгы сәнгатенә кабер ташының арткы ягына еш кына гөл чүлмәгендә утырган купшы чәчәк бәйләме рәвешендә бөтен буена уеп ясалган бизәкләр; кабер ташларының башларына ярымтүгәрәк чәчәк-розеткалар — үсемлек орнаментлы нәкышь композицияләрләр эшләнә; гарәп стилендәге бизәкләр һәм гарәп шрифтындагы («сөлес» имлясы) матур язулар еш очрый.

Казан ханлыгы сәнгате архитектура, тукыма, зәргәр бизәкләрендә, шулай ук татар орнаменты төшерелгән рус комганы кебек көнкүрештә куллану әйберләрендә чагылыш таба (лотос, лалә, чәчәк букетлары һ.б.), бу исә Казан ханлыгы сәнгатенең рус осталары иҗатына да билгеле бер күләмдә йогынты ясавы турында сөйли. Татар йогынтысы XVI–XVII йөз рус боярларының өс-башы, аяк киеме атамаларында (кәзәки, япанча-чапан; тафья, башлык; читек, башмак һ.б.) аеруча нык чагыла.

Казан ханлыгы сәнгате урта гасырлар иҗатының профессиональ формада үсешенә йомгак ясау булып тора. Казан яулап алынганнан соң, ул дәүләтчелеген югалтуга бәйле сыйфат үзгәрешләре кичерә. Сәнгатьнең монументаль архитектура һәм аңа бәйле бизәлеш сәнгате (ташка һәм гипска уеп бизәк төшерү, мозаика, майолика), керәч сәнгате, металлны кайнар ысул белән эшкәртү кебек югары сыйфатлы затлы төрләре юкка чыга. Казан ханлыгы сәнгате традицияләре Казан татарларының халык иҗатында, соңгы гасырларның бизәлеш сәнгатендә һәм гамәли-бизәлеш сәнгатендә дәвам итә.

Әдәбият

Костомаров Н.И. Очерк домашней жизни и нравов великорусского народа в XVI–XVII столетиях. СПб., 1860;

Калинин Н.Ф. Раскопки в Казанском Кремле в 1953 г. // Изв. КФАН СССР. Сер. гуманитарных наук. 1955. Вып. 1;

Валеев Ф.Х. К истории архитектуры казанских татар XV – первый половины XVI вв. // Вопр. истории, филологии и педагогики. К., 1967. Вып. 2;

Халиков А.Х. Происхождение татар Поволжья и Приуралья. К., 1987;

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. К., 1987;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Искусство Казанского ханства: раритеты и методика их изучения // Казанское ханство: актуальные проблемы исследования. К., 2002.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова