Эчтәлек

Риваятьләр буенча, 1552 елда Казан ханлыгы яуланганнан соң Мәскәүгә алып кителә һәм рус патшалары таҗына әверелә.

Татар баш киемнәренә хас формада башкарылган: кыйммәтле мех (кеш) салынган ярымшар сыман таҗ (тәкия). «Казан таҗы»на сузынкы формалы гәрәбә 1552 елдан соң сакланмаган элеккеге бизәге урынына өстәлә. Алтын түбәсенең каралтылган нигезенә (Каралту) юка рельефлы бизәк төшерелгән; түбә өслегенә катлаулы арабеска бизәге стилендә тирән уемланган тукранбаш үсемлеге формасында төгәлләнгән алтын аеллар урнаштырылган.

«Казан таҗы»ның асылташлар белән корлау системасы һәм төсләр сайланышы татар зәргәрчелек сәнгатенә хас (Корлау): алсу зәңгәр альмандиннар һәм кызыл гранат белән яраштырылган зәңгәр-күк фирәзә, яшел яшма һәм кызыл топаз – татарлар могҗизаи көчкә ия дип санаган саклагыч ташлар.

Сәнгать белгече Ф.Х.Вәлиев, «Казан таҗы»ның бизәлеш элементларына, сыйфатларына, асылташлар белән корлау системасына анализ ясаганнан соң, аны татар зәргәрчелек сәнгате әсәре дип атый (Орнамент казанских татар. Казань, 1969). «Казан таҗы»ның Мәскәүгә алып кителгән татар зәргәрчеләре тарафыннан эшләнүе турындагы фикер (История русского искусства. М., 1959, Т. 4) яклау тапмый.

Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында саклана. 1990 еллар ахырында « Казан таҗы»ның күчермәсе эшләнә (зәргәрчеләр Ш.Латыйпов һәм Ш.Хәялиев). Татар халкының мөкатдәс истәлеге буларак, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музее экспозициясенә куела.

Шулай ук кара: Гамәли бизәлеш сәнгате.

Әдәбият

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002.

Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова