Эчтәлек

Колшәриф хөрмәтенә шулай аталган. Кирмәннең көньяк дивары буенда, Таҗик чокыры янында урнашкан дип фаразлана. 2 төрдәге 8 манаралы, үзәге чатыр-гөмбәз белән төгәлләнгән мәчет. Әүвәлге Ренессанс һәм госманлы төрекләр архитектурасы стиле элементларын кулланып, болгар-татар традицияләрендә корылган. Мәчет янында мәдрәсә биналары урнашкан. XVI йөз ахыры – XVII йөз башында сүтелә. Архитектура тарихчылары С.С.Айдаров һәм Н.Х.Халитов башкаруында фәнни-гипотетик реконструкция үткәрелә.

Әдәбият

Айдаров С.С. Монументальные каменные сооружения и комплексы Волжской Булгарии и Казанского ханства: Автореф. дис. ... М., 1990;

Халит Н. Очерки по архитектуре ханской Казани: Гипотезы. Факты. Размышления. К., 1999.