Эчтәлек

Ядкәрләр XX йөз башыннан алып В.Ф.Смолин (1914), С.И.Покровский, М.Г.Худяков, Е.П.Казаков (1961), М.М.Кавиев (1987–1996) һ.б. тарафыннан тикшерелә. Комплекс борынгы авыллыкны, XI–XIV йөзләр каберлеген һәм Болгар археологик культурасының башка ядкәрләрен үз эченә ала.

Кожаевка IV авыллыгы 1961 елда Е.П.Казаков тарафыннан ачыла. Авыллыкта (мәйданы 9,6 мең м2) 70 ләп объект, шул исәптән ашлык, балык, җиләк-җимеш, инвентарь саклау, балчык изү, көл түгү һ.б. өчен файдаланылган хуҗалык чокырлары, ярымземлянка тибындагы 5 торак корылма калдыклары тикшерелә. Торакларның берсе квадрат формасында (3,5×3,5 м), аның почмаклары дөньяның дүрт тарафына юнәлтелгән. Диварлары горизонталь рәвештә кыртыш белән эчләнгән, идәне балчык белән сыланган. 0,7 м киңлектәге ишек һәм тәбәнәк басмалы баскыч корылманың көнчыгыш ягында үзәктә урнашкан. Ишекнең сул ягында, турыпочмаклы формадагы биегрәк җирдә, учак урыны булган. Фаразланганча, чатыр түбә салам белән ябылган, ишек өстенә лапас корылган.

Каберлектә (1987 елда М.М.Кавиев тарафыннан табыла) 170 тән артык кабер тикшерелә. Аларда мәетләр мөселман йоласы буенча җирләнгән, әмма мәҗүсилек элементлары да күзәтелә (корбан китерү чокырлары, каберләр өстендә мәрхүмнәрне искә алу учаклары эзләре һ.б.). Бу үзенчәлеге белән каберлек әлеге территориядәге башка каберлекләрдән аерыла. Антропологик материаллар шул җирдә яшәгән халыкның европеоид типка караганлыгын күрсәтә.

Кожаевка комплексы территориясендә сланец кайрак, балчык орчык башы, 2 урак һәм 3 урак кисәге, сабан төрәннәре, сукалар, китмән, кыргычлар, тегермән ташлары, балыкчы җәтмәсе батыргычлары, зур кармаклар, сөяктән эшләнгән сөңге очлыклары, бизәнү әйберләре һ.б. табыла. Остеологик материалга караганда (А.Г.Петренко, О.Г.Богаткина), халык, башлыча, мөгезле вак һәм эре терлек, атлар үрчетү (хуҗалыкларда шулай ук ишәкләр, этләр, мәчеләр дә асралган), сунарчылык (гадәттә, кошлар, куяннар, кондызлар, төлкеләр ауланган) белән шөгыльләнгән.

Әдәбият

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и её территория. К., 1975;

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. К., 1986;

Кавеев М.М. О некоторых итогах работ археологической экспедиции Болгарского заповедника // Ежегодник-9, Государственный объединённый музей Республики Татарстан. 1998.

Автор — М.М.Кавеев