Эчтәлек

Урта гасырларның элгәреге чорында кабиләләрнең зур күләмле күченүләре Евразияне, шул исәптән Казан төбәген колонияләштерүгә башлангыч бирә. VII–IX йөзләрдә болгарлар һ.б. төрки телле кабиләләр акрынлап фин-угор һәм төрки телле кабиләләр яшәгән Идел-Чулман буйлары һәм Вятка җире территорияләрен үзләштерә. XIII–XIV йөзләрдә монголларның яулап алулары (кара Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары) нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләтенең төньяк-көнчыгыш читләрен колонияләштерү көчәя, анда соңрак Казан бәклеге оеша. XIV йөздән Урта Идел буенда стихияле рәвештә руслар таралып урнаша башлый. Казан ханлыгы һәм Әстерхан ханлыгы яуланганнан соң бу территорияләрне русларның колонияләштерүе массачыл һәм оешкан төс ала. Колонияләштерү процессы еш кына җирле халыкны кыру яки аны уңайсыз җирләргә кысрыклап чыгару белән бергә бара (кара Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–1556)). Казан төбәген колонияләштерү процессында рус хөкүмәте хәлиткеч роль уйный. Ул, XVI йөзнең 2 нче яртысында төзелгән шәһәр-кальгаларга (Чабаксар, Козьмодемьянск, Царёвококшайск, Уржум, Малмыж, Цивильск һ.б.) таянып, татар феодалларының һәм ясаклы кешеләрнең күпчелек җирләрен тартып ала һәм ул җирләрдә патша сарае милкендәге рус торак пунктлары оештыра. Бер үк вакытта татарлар элеккеге эре икътисади һәм мәдәни үзәкләрдән кысрыклап чыгарыла, төп су (Идел һәм Чулман) һәм коры җир юлларыннан читкә куыла. Шундый сәясәт нәтиҗәсендә Казан тирәли 30 чакрым чамасы киңлектә читләштерү зонасы булдырыла. Элеккеге үзәк — Казан янында күчеп килгән йомышлы татарларның торак пунктлары оештырыла. Шул ук вакытта рус хөкүмәте яулап алынган җирләргә качак рус крепостной крәстияннәре килеп утыруны хуплый. 1570 еллар ахырына Казан төбәгендә руслар колонияләштерүе 206 авылны һәм 60 бушап калган җирне колачлый. Төбәк территориясендә оештырылган монастырьларга (Зилант, Спас-Преображение, Богородица, Раифа, Семиозёрный монастырьлары һ.б. — кара Казан епархиясе) зур җир биләмәләре бирелә. Казан төбәгендәге җирле халыкны ирексезләп христианлаштыру сәясәте татарларның бер өлешен үз җирләреннән китеп Кама аръягындагы һәм Урал алдындагы далалы (башлыча, буш яткан) җирләрне үзләштерергә мәҗбүр итә. Бер үк вакытта чик буе киртәләрен төзү барышында Кама аръягын руслар (өлешчә татарлар) тарафыннан колонияләштерү башлана, бу чорда анда, рус торак пунктлары белән беррәттән, татар, мари, чуаш һ.б. халыкларның авыллары барлыкка килә. XVIII йөз уртасына таба төбәкне колонияләштерү төгәлләнә, нәтиҗәдә барлык халыкның яртысын диярлек руслар тәшкил итә башлый.

Әдәбият

Гобәйдуллин Г.С. Татар тарихы. К., 1992;

Ешевский С.В. Русская колонизация Северо-восточного края // Вестн. Европы. 1866. Т. 1, март;

Фирсов Н.А. Инородческое население прежнего Казанского царства в новый России до 1762 года и колонизация закамских земель в это время. К., 1869;

Перетяткович Г.И. Поволжье в XV и XVI веках: Очерки из истории колонизации края. Од., 1882;

Фирсов Н.Н. Колонизация Волжско-Камского края и связанная с ней политика. К., 1930;

Ермолаев И.П. Проблема колонизации Среднего Поволжья и Приуралья в русской историографии (Вторая половина XIX — начало XX в.): Дис. ... Куйбышев, 1965.