Эчтәлек

Чыгышлары буенча Иртеш буе һәм Алтай төрки кабиләләре белән бәйле. Фаразланганча, Сросткино археологик культурасына керәләр. Көнбатыш Төрки һәм Уйгыр каганлыклары составында булалар. Кабиләләр берлеге нигезен ими, йәмәк, татар, баяндур, кыпчак, ләникәз, аҗлад кабиләләре тәшкил итә.

Төп шөгыльләре — ярымкүчмә терлекчелек, шулай ук игенчелек һәм һөнәрчелек (тимердән, бронзадан әйберләр эшләү һ.б.). Диннәре — мәҗүсилек (шул исәптән тәңречелек); IX йөздән — ислам.

Күмү йоласы, археологик мәгълүматларга караганда, курган астына таш өеп башкарыла; мәет белән бергә ат, әйберләр (корал, сугыш кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре һ.б.) урнаштырыла.

X йөз ахырында кимәк кабиләләре берлегеннән Көнчыгыш Европа далаларына басып кергән кыпчаклар аерылып чыга. X–XI йөзләрдә кимәкләр Кимәк каганлыгы оештыралар. Ул таркалганнан соң XII йөздә — XIII йөз башында кимәкләрнең иң көчле этносәяси берләшмәсе Илбари була.

XIII йөздә кимәкләрне монгол ханнары буйсындыра, аларның аксөякләре һәм кабилә системасы юк ителә. Кимәкләр монголларның олыс структурасына кушыла, Алтын Урданың сул канаты (Күк Урда) составына керәләр һәм «татар» үзатамасы алган төрки халыклар арасында йотылалар. Кимәкләр Үзәк Азия һәм Идел буе дәүләтләре тарихында зур роль уйныйлар (хәрби, сәүдә һәм дипломатия элемтәләре, хәрби хезмәткә күчү һ.б.).

Әдәбият

Кумеков Б.Е. Государство кимаков IX–XI вв. по арабским источникам. А.-А., 1972;

Савинов Д.Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. Л., 1984;

Кляшторный С.Г., Султанов Т.И. Государства и народы Евразийских степей: Древность и средневековье. СПб., 2000;

Кляшторный С.Г., Савинов Д.Г. Степные империи древней Евразии. СПб., 2005.

Автор — И.Л.Измайлов