Эчтәлек

«Калан» атамасының мәгънәсе аны куллану вакытына һәм урынына карап үзгәрә. Кайбер очракларда бу атама белән яулап алынган җирдән җан башыннан яки җирдән алына торган салымнарны атаганнар.

Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында ул кайчак «ясак-калан» мәгънәсендә йөргән һәм төп салымны аңлаткан.

«Калан» атамасы Алтын Урда һәм XV–XVI йөзләрдәге татар ханлыклары ханнарының барлык ярлыкларында очрый.

Әдәбият

 Березин И.Н. Внутреннее устройство Золотой Орды. К., 1850;

Федоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1975;

 Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. К., 1979.

Автор – И.Л.Измайлов