Эчтәлек

XIII–XIV йөзләрдә Казан артының эре сәяси һәм икътисади үзәкләренең берсе. Рус гаскәрләренең 1376 һәм 1399 еллардагы яуларыннан соң элекке әһәмиятен югалта.

Казан ханлыгы чорында (XV–XVI йөзләр) феодаль биләмә үзәге. Җангали хан 1535 елда сөрелгән урын. 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан җимерелә.

XVIII йөз татар язма әдәбиятында Иске Казанга бертуганнар Алтынбәк белән Галимбәк нигез салган дигән риваятьләр китерелә.

Рус Урматы авыллыгы һәм Камай шәһәрлеге Иске Казанның археологик калдыклары дип уйланыла.

Шулай ук кара: Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы.

Әдәбият

Малов П. Городище Старая Казань и город Арск // Записки Археологического общества. 1853. Т. 5.

Хомяков М.М. Где была Старая Казань // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1911. Т. 27, выпуск 6.

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ 1945–1952. Казань, 1954.

Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М. – Л., 1960.

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. Казань, 1972.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Л.Измайлов