Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Урта гасырлар (XI–XIII йөзләр) Идел буе Болгар дәүләте шәһәре
Рус чыганакларында – Ошель.
Феодаль округның эре сәяси һәм икътисади үзәге. Риваятьләрдә һәм кайбер тарихи язмаларда болгарларның борынгы шәһәре буларак теркәлгән. Аны Искәндәр Зөлкәрнәйн (Александр Македонский) нигезләгән дигән хата фараз да бар.
1220 елда Ашлыга кенәз Святослав Всеволодович җитәкчелегендәге рус гаскәрләре һөҗүм итә. Озак кына каршы торганнан соң, Ашлы алына һәм яндырыла.
Кайбер галимнәр Богдашкино шәһәрлеген Ашлы җимерекләре белән тиңлиләр.
Автор – И.Л. Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.