Эчтәлек

VI–VIII йөзләрдә төрки каганлыкларда затлы нәсел вәкиленә бирелгән. X–XIII йөзләрдә кайбер төрки дәүләтләрдә (Уйгыр һәм Хәзәр каганлыкларында, сәлҗуклар һәм караханилар дәүләтләрендә) аксөякләрне атау өчен кулланылган.

X–XIV йөзләрдә «инал» термины кайчак катлаулы исемнәр составына исем-дәрәҗә сыйфатында кергән.

Идел буе Болгарында инал сүзе, катлаулы исемнең бер өлеше буларак, 1320 елгы кабер ташында теркәлгән.

Әдәбият      

Малов Е.С. Памятники древнетюркской письменности. М.-Л., 1951;

Древнетюркский словарь. Л., 1969;

Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар. М., 1978.

Автор — И.Л.Измайлов