Эчтәлек

Нигез салучысы — Казый бәк (?–1577).

Кабарда белән Дон елгалары арасындагы далаларда күчмә тормыш алып баралар.

XVIII йөз уртасына кадәр Кырым ханлыгы белән Төркиягә бәйле булалар. Күп тапкырлар кырымлыларның рус җирләренә яуларында, адыгыйлар белән кабарда бәкләренең үзара сугышларына катнашалар.

XVII йөзнең 1 нче чирегендә Кече Нугай Урдасы ярым мөстәкыйль дүрт олыска — Касай, Мамай, Урак, Шәйдәк олысларына бүленә. 1634 елда калмыклар Олы Нугай Урдасын җиңгәч, Олы һәм Кече Нугай Урдалары берләшә. Идел белән Дунай елгалары арасындагы киңлекләрдә берничә урда (Будҗак, Едисан, Едишкүл, Җамбайлүк, Кубан һ.б.) күченеп йөри.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында Кырым ханлыгы һәм Төркия көчсезләнеп, Россия Кара диңгез буйларында ныгыганнан соң, Едисан һәм Будҗак урдалары Россиягә буйсына, башка урдалар XIX йөз башында Төркия җирләренә күченә.

Әдәбият

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.