Эчтәлек

Җүчинең өлкән улы Урда Эҗен һәм аның нәселе вәкилләре, 1277 тән Тука Тимер нәселе (сул канат Җүчиләр) вәкилләре идарә итә. XIII йөз уртасыннан Күк Урдада Җүчиләрнең уң канат (Ак Урда) вәкилләре өстенлекле була. Әмма Күк Урда ханнары Алтын Урданың сәяси тормышында актив катнашалар. Күк Урданың территориясенә Каспий буе, Урал итәге, Көньяк Себер, Төньяк һәм Көнчыгыш Арал буе җирләре керә. Күк Урда ике өлештән тора: көнбатышта (Урал итәге, Көнбатыш Арал буе һәм Себер) — Җүчи, Шәйбан, Тука Тимер уллары биләмәләре, көнчыгышта (Төньяк Казакъстан һәм Көнчыгыш Арал буе) — Урда Эҗен уллары биләмәләре. Күк Урданың зур шәһәрләре — Сыгнак, Җәнд, Утрар.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950;

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.