Эчтәлек

Үзәге – Җүкәтау шәһәре. Идел буе Болгар дәүләте таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Алтын Урдага буйсынулы җирләр хокукына кергән, аның бәге идарә итүгә рөхсәтне Алтын Урда ханлыгыннан алган. Җүкәтау бәклеге халкын болгарлар, фин-угор, кыпчак һәм нугай төркемнәре тәшкил иткән.

Халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган. Нократ, Югары Чулман тирәсе, Көньяк Урал яны белән сәүдә итү зур урын тоткан.

XIII йөз – XIV йөзнең беренче яртысында Җүкәтау бәклеге мөстәкыйль сәясәт алып бармый. 1360–1380 елларда, Алтын Урда хәлсезләнә бару сәбәпле, бәклек Чулман буйларында үз йогынтыларын көчәйтергә омтылучы рус кенәзләренең басымын тоя башлый. 1360 елда Түбән Новгород ушкуйниклары Җүкәтауны һәм аның тирә-ягын бөлгенлеккә төшерәләр. Җүкәтау бәклеге ярдәм сорап Алтын Урдага мөрәҗәгать итә. Хызыр хан әмереннән соң рус кенәзләре ушкуйникларны һәм алар талап алган байлыкларны кире кайтарып бирәләр. Үзара сугышлар вакытында Алтын Урданың көчсезләнүеннән файдаланып, ушкуйниклар 1366 елда Җүкәтау бәклегенә яңадан һөҗүм ясыйлар.

Алтын Урданың көчәюе һәм аның болгар бәклекләрен яклавы нәтиҗәсендә 1380 елда түбән новгородлыларның һөҗүм итүләре кими, әмма 1391 елда, Урта Азия хакиме Аксак Тимернең Алтын Урдага яуларыннан файдаланып, ушкуйниклар Җүкәтауны һәм башка торак пунктларны яңадан талыйлар. Алтын Урданың ярдәме белән, 1409 елда Җүкәтау бәклеге флоты ушкуйникларның Анфал Никитин отрядын тар-мар итә. 1411 елда Җүкәтау бәклеге гаскәрләре Лысково янындагы сугышта Мәскәү кенәзлегенә каршы Суздаль кенәзләре ягында була.

Үзара даими сугышулар, ушкуйникларның һөҗүмнәре һәм рус кенәзләренең яулары бәклекне бөлгенлеккә төшерә һәм көчсезләндерә. 1430-1340 елларда Җүкәтау бәклеге Казан ханлыгы составына кушыла.

Әдәбият

Пономарёв П.А. Данные о городах Камско-Волжской Булгарии. Владения липовогорских князей // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1893. Т. 10, вып. 5;

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Л.Измайлов