Шәрык (әл-Гарнати, әл-Казвини һ.б.) һәм Көнбатыш Европа (Юлиан, Дж. де Плано Карпини, В.Рубрук) авторлары хезмәтләрендә телгә алына.

Идел буе Болгарының сәяси йогынтысында була. Саксинда 1130–1150 елларда яшәгән әл-Гарнати: «Шәһәр үзәгендә Болгар халкы әмире яши, аларның биш вакыт намаз укыла торган җамигъ мәчетләре бар, һәм аның тирәсендә болгарлар яши», – дип яза.

Саксинның сан буенча икенче урында торган халкы – гузлар. 1229 елда монголлар болгарларга, кыпчакларга һәм Саксинның Идел аръягында яшәүчеләренә һөҗүм итә, соңрак шәһәрне камалышка ала.

1236 елда шәһәр җимертелә. «Саксин» атамасы көнчыгыш һәм тарихи-географик традицияләрдә Түбән Идел буе төбәге атамасы буларак яши. Шәһәрнең археологик калдыклары Әстерхан өлкәсендәге Самосдельский шәһәрлеге урыны белән бәйләп карала.

Чыганаклар

Путешествия в Восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.

Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131–1153 гг.). М., 1971.

Әдәбият

Фёдоров-Давыдов Г.А. Город и область Саксин в XII–XIV вв. // Древности Восточной Европы. М., 1969.

Васильев Д.В. О болгарском компоненте населения Самосдельского городища в дельте Волги // Древность и средневековье Волго-Камья: Материалы Третьих Халиковских чтений. Казань–Болгар, 2004.

Измайлов И.Л. Защитники «Стены Искандера». Казань, 2008.

Автор – И.Л.Измайлов