Эчтәлек

Урхун елгасының югары агымында урнашкан. 1220 елда Чыңгыз хан тарафыннан нигезләнә.

XIII йөздә анда Плано Карпини, Марко Поло, В. де Рубрук һ.б. Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре була.

1940 елларда археологик казу эшләре вакытында шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә калган Үгәдәй сарае, сәүдә-һөнәрчелек кварталлары калдыклары, гыйбадәтханә харәбәләре, сабан төрәне, тегермән ташы, чуен казаннар, тәңкәләр һ.б. табыла. Шәһәрдән ерак булмаган басуларның каналлар белән сугарылуы ачыклана.

Әдәбият

Ядринцев Н.М. Путешествие на верховья Орхона к развалинам Каракорума // Изв. Рус. геогр. об-ва. СПб., 1890. Т. 26, вып. 4;

Позднеев А. Монголия и монголы: В 2 т. СПб., 1896–98.