Эре сәяси һәм икътисади үзәк була.

Рус елъязмаларында Владимир-Суздаль кенәзе Андрей Боголюбскийның 1164 елда Идел буе Болгарына яу белән баруы уңаеннан искә алына (аның Ибраһимны яулап алуы турында мәгълүматлар да бар). Шулай ук Ибраһим урнашкан урын да күрсәтелә – Чулман елгасы буе.

Ибраһим «Казан тарихы»нда («Казанская история») Брягов дип атала. Тексттан күренгәнчә, ул феодаль даирәнең хәрби-сәяси үзәге була, аның хакиме Биләр шәһәре әмиренә буйсына. Күп кенә тарихчыларның фаразлавынча, шәһәр Болгар әмире Ибраһим исеме белән аталган.

Кайбер тикшеренүчеләр Ибраһимның археологик калдыкларын – Болгар, икенчеләре Алексеев шәһәрлеге белән тәңгәлләштерәләр.

Чыганаклар

Летописец Переяславля Суздальского. М., 1851.

Приселков М.Д. Троицкая летопись. М.-Л., 1950.

Казанская история. М.-Л., 1954.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Смолин В.Ф. Болгарский город Бряхимов // Известия Общества археологии, истории и этнографии. 1925. Т. 33, выпуск 1.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.