Эчтәлек

1924 елда Чистай районының Данауровка авылы янында табыла. Җүкәтау хәзинәсенә карата уздырылган фәнни-тикшеренүләрнең нәтиҗәләре 1925 елда В.Ф.Смолин тарафыннан нәшер ителә.

194 берәмлекне, шул исәптән буынтыклы алтын беләзекләр, тагылмалар, сөрмә савыты, Дәһли солтаннары тәңкәләре (1304–1341), берничә энҗе бәйләме, брошкаларга куелган пыяла кашларны үз эченә ала. Җүкәтау хәзинәсендәге әйберләр югары профессор дәрәҗәдә эшләнгән: кою һәм чәкәнләү ысуллары, бизәкләү максатында бөтерү һәм бөртекләү алымнары кулланылган.

Җүкәтау хәзинәсендәге әйберләр XIV йөзнең икенче яртысына – XV йөз башына караган башка археологик истәлекләрдәге (мәсәлән, Симферополь хәзинәсе) табылдыкларга тартым. Җүкәтау хәзинәсе әйберләренең күпчелеге 1957 елда юкка чыга (урлана); беләзекләрнең берсе Дәүләт Эрмитажында (Санкт-Петербург) саклана.

Әдәбият

Смолин В.Ф. Клад восточных золотых предметов из болгарского города Джукетау // Вестн. Науч. об-ва татароведения. 1925. № 3;

Калинин Н.Ф. Из жизни археологического отдела // Материалы Центр. музея ТССР. 1930. № 2;

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и её территория. Казань, 1975.                                 

Автор – К.А.Руденко