- РУС
- ТАТ
Иртеш елгасыннан Дунай елгасына, Балхаш күленнән Сырдәрьяның түбән агымына һәм Кырымга, Идел буе Болгар дәүләте белән рус кенәзлекләренең көньяк чикләренә кадәр сузылган, башлыча, кыпчаклар күченеп яши торган далаларның XI–XV йөзләрдә гарәп-фарсы тарихи язмаларында кулланылган атамасы
Дәште Кыпчак Көнбатыш һәм Көнчыгыш Кыпчак биләмәләренә бүленгән.
1220 елларда бу территорияләрне монголлар басып ала; 1240 еллардан Алтын Урда биләмәсе.
XVI–XVIII йөзләрдә Казакъстан территориясенең көнчыгыш өлеше атамасы.
XIII йөздә, Алтын Урданың этногеографик төбәкләренең берсе буларак, Евразия далаларының атамасына әверелә һәм киң таралыш ала.
XIV йөздә «Дәште Кыпчак» термины Алтын Урданың көньяк-көнбатыш өлешенә, аннары тулаем Алтын Урдага карата кулланыла. Бу чорда термин этник хасиятен югалта һәм историография традициясе элементына әверелә.
XIV йөз ахыры – XV йөз башында «Дәште Кыпчак» термины «Татарлар иле», «Татария» һәм башка исемнәр тарафыннан актив рәвештә кысрыклап чыгарыла. Мөселман Шәрегында XVIII йөзгә кадәр әлеге термин Алтын Урданың традицион исеме сыйфатында кулланыла. Илнең хәзерге тарих фәнендә әлеге терминның катлаулы семантикасы, аның өстенлекле этник характеры, шулай ук вакыт кысалары һәм тарихи картографик традицияләр нигезендә аны куллануны төгәл билгеләү зарурлыгы турындагы фикер ныгып урнашты.
Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1975;
Арсланова А.А. Кыпчаки и термин «Дашт-и Кыпчак» (по данным персидских источников 13–18 вв.) // Национальный вопрос в Татарии в дооктябрьский период. Казань, 1990.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.