Эчтәлек

Таш чукмарлы гөрзи – неолит чорында, металл чукмарлысы бронза гасырда барлыкка килә. Борынгы Шәрык илләрендә Урта гасырларда тарала. Болгарларда – X йөздә, Көнбатыш Европада һәм Русьта XIII йөздә кулланыла башлый.

Шар формасындагы һәм чукмары берничә кырлы гөрзиләр булган. Алар белән хәрби аксөякләр коралланган. Дошманның тимер сугыш киемен зарарлау һәм аны миңгерәйтү өчен кулланылган. Болгар һәм татар әмирләрендә, төрек пашаларында, поляк һәм украин гетманнарында бай итеп бизәлгән гөрзиләр хакимият билгесе булып саналган.

Әдәбият

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии X – начала XII вв. Казань – Магадан, 1997.