Эчтәлек

Ул дәрәҗәгә һәркем үзе ирешкән, титул нәселдән килмәгән.

Батыр атамасы фарсы телендәге баһадур сүзеннән үзгәртелгән дип уйланыла. Төрки каганлыкларда, Чыңгыз хан варислары дәүләтләрендә, татар ханлыкларында һ.б. төрки дәүләтләрдә батыр уртакул аксөякләр титулы. Алар арасыннан югары дәрәҗәле аксөякләр дә чыккан. Соңрак батыр исем кушымтасы (Батыргәрәй) яисә шәхси исем буларак кулланыла (Батырша).

Батыр татар һ.б. төрки халыклар авыз иҗатында героик эпос-дастаннарның, әкиятләрнең төп каһарманнарының берсе.

Әдәбият

Федоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. Л., 1974.

Липец Р.С. Образы Батыра и его коня в тюркско-монгольском эпосе. М., 1984.

Автор – И.Л.Измайлов