Эчтәлек

Төп халкы паскатирлар.

Беренче мәртәбә Плано Карпини белән Вильгельм Рубрук язмаларында Баскарт иле яки Бөек Венгрия буларак телгә алына; Баскарт илендә шәһәрләр юк, халкы венгр теленә охшаган телдә сөйләшә, күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә, дип тасвирлана.

Баскарт төбәге халкы соңрак төркиләшә һәм ислам динен кабул итә.

Татарстан җирендә паскатирларга нисбәтле торак урыннар һәм каберлекләр ачыкланган (кара: Чиялек культурасы).

Әдәбият

Путешествие в восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.

КазаковЕ.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978.

Автор – Е.П.Казаков