Эчтәлек

Казаннан төньяк һәм төньяк-көнчыгыш тарафта, Казансу белән Нократ елгалары аралыгында урнашкан була. Арча шәһәрчегенә нисбәтле рәвештә барлыкка килгән территориаль-географик төшенчә.

«Арча ягы» төшенчәсен рус елъязмачылары һәм администрациясе Казан ханлыгы җирләрен өязләргә бүлгән вакытка кадәр кулланалар. Соңрак Арча ягы, өлешчә Алат һәм Галич (Гәреч) даругалары белән бергә Казан өязенә керә.

Төп халкы: татарлар, удмуртлар, марилар һәм XVI йөз уртасыннан соң руслар. Халкы игенчелек, терлекчелек һәм төрле һөнәрчелек (тире иләү, күннән, алтын-көмештән, агачтан әйберләр ясау, чуен кою, тимердән һ.б. металлдан сугыш һәм хезмәт кораллары ясау) белән шөгыльләнгән.

Казан ханлыгы дәверендә Арча ягында ханнар һәм бәк-морзаларның җир биләмәләре була. Ханлык Рус дәүләте тарафыннан яулангач, XVI йөз уртасыннан алар дәүләт һәм патша сарае җирләренә әверелә, йомышлы кешеләргә һәм монастырьларга бүленеп бирелә.

XVI йөзнең икенче яртысында Арча ягы халкы рус колонизациясенә һәм чукындыру сәясәтенә каршы көрәш үзәкләренең берсенә әверелә. (кара: Казан җирләрендә азатлык сугышлары).

Чыганаклар

Полное собрание русских летописей. СПб., 1903. Т. 19; СПб., 1914. Т. 20, ч. 2; М.-Л., 1959. Т. 26; М., 1965. Т. 13.

История Татарии в документах и материалах. М., 1937.

Щербатов М.М. История Российская от древнейших времён. СПб., 1976. Кн. 5, ч. 1.

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII веков. Управление Казанским краем. Казань, 1982.