- РУС
- ТАТ
Төркичә алты сүзеннән
1. Урта гасырларда төрки-татарларның акча-үлчәү һәм акча-хисап берәмлеге. Беренче мәртәбә Төрки каганлык чорына караган мәгълүматта алтын акча-үлчәү берәмлеге һәм кыйммәтлек дәрәҗәсе буларак искә алына. Алтынның алыш-бирештә акча берәмлеге буларак әйләнештә йөрүе соңрак бу атаманың алтын акча дип үзгәрүенә китерә.
Алтын атамасы акчага карата караханилар, сәлҗуклар дәүләтләрендә, Харәземдә һәм Чыңгызыйлар чорында кулланыла, динарга алмаш була. Башлыча, алтын алты көмеш дирһәмгә тиң саналган;
2. Урта гасырларда русларда акча һәм акча-хисап берәмлеге. Төркиләрнең «алты» саны атамасына нисбәтле. Русларда XVI йөз ахырыннан билгеле, 6 «даник»ка («деньга»га) тиң булган. Русларның 10 һәм татарларның 12 берәмлекле акча системасының арадашчысы буларак кулланылган (мәсәлән, 100 алтын 3 сумга тиң саналган).
1534 елдан алтын 3 тиенгә тәңгәл була. 1651 елдан бакырдан, 1704 – 1726 елларда көмештән сугыла. Шуннан соң акча әйләнешеннән алына. 1840 елларда 3 тиенгә тиң алтын акча кулланылышта йөри.
Спасский И.Г. Алтын и его место в русских денежных системах XIV–XV вв. // Краткие сообщения Института истории материальной культуры. М., 1956. № 66.
Спасский И.Г. Русская монетная система. Л., 1962.
Янин В.Л. Денежно-весовые системы русского средневековья. М., 1956.
Давидович Е.А. Золото в денежном хозяйстве Средней Азии IX–XVIII вв. // Ближний и Средний Восток. Товарно-денежные отношения при феодализме. М., 1980.
Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983/
Мухамадиев А.Г. Древние монеты Поволжья. Казань, 1990/
Фёдоров-Давыдов Г.А. Монеты – свидетели прошлого. М., 1985.
Авторлар – Рафаэль М. Вәлиев, И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.