Эчтәлек

1831 елда Казан губернасы Чистай өязе игенче солдатларның салымнар түләүче катлауга күчерелүгә каршы чыгышы.

Сәбәбе – 1831 елның 15 апрель фәрманы. Аның нигезендә игенче солдатлар салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә тиеш була. Игенче солдатлар белән идарә итү өчен Биләр һәм Яңа Чишмә авылларында волость идарәләре оештыру күздә тотыла. Фетнәгә 12 авыл кушыла. Авыл җыеннарында игенче солдатлар салымнар түләүдән баш тарту, император Николай I гә үтенеч мөрәҗәгате җибәрү турында карар кабул итәләр. Хакимиятләргә элеккеге хокукларда калу яки бөтен җәмәгать белән хәрби хезмәткә алыну теләге белдерелә. Игенче солдатлар берничә ай дәвамында җирле хакимияткә көчле каршылык күрсәтәләр.

Фетнәне бастыру өчен Казан губернаторы урынбасары Е.В.Филиппов өч йөз кешелек казаклар отряды җибәрә. Сентябрь ахырында фетнә бастырыла. 19 кешене хөкемгә тарталар. Аларның дүртесен хәрби хезмәткә яраклы дип табалар һәм Кавказга җибәрәләр, калганнары Себергә сөрелә.

Әдәбият

Хайрутдинов Р.Р. Управление государственной деревней Казанской губернии конец XVIII – первая треть XIX в. Казань, 2002.

Автор – Р.Р.Хәйретдинов