Барлык диннәргә карата да сабыр, түземле караш булдыру, урындагы христиан дине башлыкларына башка диндәгеләрнең, шул исәптән мөселманнарның эшенә тыкшынмау, аларның гыйбадәт йортларына кагылмау турындагы фәрман.

Фәрманның гамәлгә кертелүе Казан архиепискобы Вениаминның, Казанда һәм татарлар белән яңа гына чукындырылган кешеләр бергә тупланып яшәгән урыннарда мәчетләр салына башлавының моңа кадәр кабул ителгән законнарга каршы килүеннән чыгып, шикаять белдерүе белән бәйле. Әлеге мәсьәләне тикшерү белән Сенат шөгыльләнә, бу эшкә Екатерина II дә турыдан-туры катнаша. Аның фикере белән килешеп, Синод архиерейларны мөселманнарның һәм «башка диндәгеләрнең» эшләренә, шул исәптән «аларның гыйбадәт йортларындагы тәртипләргә» кагылудан һәм катышудан тыя.

Киләчәктә Россиядә христиан динендә булмаган халыкларның дини мәсьәләләре дәүләт оешмалары тарафыннан гына хәл ителергә тиеш, дип белдерелә. С.ф. (1773 ел, 17 июнь) Екатерина II тарафыннан игълан ителгән барлык диннәргә карата сабыр, түзем булу сәясәте символына әверелә һәм Россиянең законнар чыгару тәҗрибәсендә киң кулланыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 19. № 13996.

Әдәбият

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. К., 2002.

Автор — А.И.Ногманов