Фәрман чыгарылуга Казанның татар бистәләре халкы белән Казан магистраты һәм рус сәүдәгәрләре арасында бистә татарларының сәүдә өлкәсендәге өстенлекләре, ягъни юридик яктан сәүдәгәрләр катлавында тормасалар һәм тиешле салымнарны түләмәсәләр дә, XVII йөздән бирле Россия сәүдәгәрләренә каралган хокуклардан файдаланулары мәсьәләсендә туган каршылык сәбәп була.

1762 елның мартында татарларның Гостиный двордагы һәм шәһәрнең башка урыннарындагы 29 кибетен яптыру каршылыкны иң югары ноктага җиткерә. Үз хокукларын яклауда бистә халкы «акчалата һәм икмәкләтә хезмәт хакы» урынына «төрле сату эше» белән шөгыльләнергә рөхсәт бирелгән һәм аларны земство җыемнары һәм йөкләмәләреннән азат иткән 1686 һәм 1698 еллардагы патша грамоталарына (текстлары 1763 елгы фәрманда китерелә) таяна. Бистә татарларын лашманлык йөкләмәсен үтәгәндә алар буйсынып эшләгән Адмиралтейство коллегиясе дә яклап чыга (кара Лашманнар).

Каршылык Сенатта каралганнан соң, нәтиҗә буларак, Казанның татар бистәләре халкына бирелгән сәүдә өстенлекләрен раслаган фәрман чыгарыла. Өстенлекләрнең башка урыннарда сәүдә итүче татарларга кагылмавы аерым әйтелә. Казан магистратына «аның алга таба татарларның сәүдә итүләренә каршы төшмәскә тиешлеге» күрсәтелә.

1770 еллардан әлеге фәрманның әһәмияте акрынлап кими бара, чөнки татарлар актив рәвештә сәүдәгәрләр катлавына языла башлый, әмма ул юридик яктан фәкать 1821 елда гына юкка чыгарыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 16. № 11888.

Әдәбият

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в Российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. К., 2002.

Автор — А.И.Ногманов