Эчтәлек

Татар бәкләре һәм морзаларына Россия дворяннарының барлык өстенлекләреннән файдалану хокукы бирү турындагы фәрман.

Ул мөселман бәкләре һәм морзаларының хокукларын, үз җирләренә хокук биргән грамоталарын һәм әлеге катлауга керүләре турындагы башка язма дәлилләрен саклаган хәлдә, Россия дворяннары хокуклары белән тиңләштерә. Бер үк вакытта аларга христиан динендәге крепостной крәстияннәр тоту тыела. Әлеге йомышлы татарларның исемлеген генерал-губернаторлар һәм губернаторлар төзи, Сенат раслый.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 22. № 15936.

Автор — Е.Б.Долгов