Максатлары һәм җитәкчеләре

Максатлары — мәдрәсәдә укыту системасын үзгәртеп кору, мәктәптә белем бирүне демократияләштерү һәм европалаштыру, татарлар арасында милли-азатлык хәрәкәте идеяләрен пропагандалау һ.б.

Казанда җитәкчеләре И.Гаспралының белем бирү һәм сәяси программасын яклаган Казан татар укытучылар мәктәбе, яңа ысуллы «Мөхәммәдия» һәм Апанаев мәдрәсәләре шәкертләр хәрәкәте үзәкләре булып китә.

Шәкертләр хәрәкәте лидерлары: Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, С.Максуди, Ә.Максуди, Ф.Туктаров, И.Әмирханов, И.Бикколов, Г.Терегулов, К.Мотыйгый, М.Укмаси, Г.Тукай, М.Гафури һ.б.

Шәкертләрнең яшерен оешмалары

Укучыларның беренче яшерен оешмасы XIX йөз ахырында Казанда Казан татар укытучылар мәктәбе инициативасы белән барлыкка килә, 1901 елда әлеге оешма «Шәкертлек» исемен ала, аның эшчәнлегенә Идел буе, Урал яны, Себер һәм Кырымның укучы яшьләре тартыла.

1904 елда аның базасында «Хөррият» сәяси оешмасы төзелә.

XX йөз башында шәкертләр хәрәкәте гомумроссия революцион хәрәкәте йогынтысында активлаша, татар яшьләренең «Иттихад», «әл-Ислах», «Берек», «Таңчылар», «Җәмгыяте гыйльмия», «Гыйльми мәҗлес» иҗтимагый-сәяси оешмалары барлыкка килә.

Шәкертләр хәрәкәтендә катнашучылар укучы татар яшьләре арасында аңлату эше алып баралар, легаль булмаган газеталар һәм журналлар (башлыча кулъязма хәлендә): «әл-Гасрелҗәдит», «әл-Ислах», «әл-Мәгариф», «Тәрәкъкый» һ.б. чыгаралар, әдәби кичәләр, татар музыкасы концертлары оештыралар, пьесалар һәм спектакльләр куялар.

«әл-Ислах» Идел буе һәм Урал яны шәкертләренең иң массачыл оешмасы булып санала, Казанда аның ҮКы, Уфада, Оренбургта, Троицкида һ.б. шәһәрләрдә бүлекләре була. «әл-Ислах» башлангычында Казанда татар шәкертләренең легаль булмаган ике Бөтенроссия съезды (1906 елның 10–15 мае, 1907 елның 10 мае) булып уза, аларның эшендә Оренбург, Троицк, Уфа, Буа, Иж-Бубый һ.б. мәдрәсә шәкертләре вәкилләре катнаша. Соңгы корылтайда татар мәгарифен үзгәртеп коруга юнәлтелгән программа кабул ителә: башлангыч мәктәпне яңа ысуллы милли мәктәп итеп үзгәртү; бер шәһәрдәге мәдрәсәләрне бер уку йортына берләштерү; мәдрәсәнең бер өлеше урта (игъдадия), ә икенче өлеше югары (галия) белем бирү баскычы булырга тиеш; укыту методикасын тәртипкә салу; гыйльми фәннәр, рус һәм гарәп телләрен укытуны эченә алган бердәм укыту программасын булдыру; укыту программасы төзү һәм мәдрәсәләр эшчәнлеген контрольдә тоту өчен автономияле белем бирү органы (коллегия) оештыру; мәдрәсәләр белән эчке идарәне шәкертләр һәм укытучылар вәкилләреннән торган коллегия кулына тапшыру.

«Берек» яшерен оешмасы программасы мәдәни-агарту максатыннан тыш (ирләрне һәм хатын-кызларны гомуми укытуны гамәлгә ашыру, укытуны фәкать татар телендә генә алып бару, урта һәм югары мәктәпләрдә рус телен укыту предметы буларак өйрәнү, рухани һәм дөньяви белем бирүдә автономияле система кертү, мәхәллә муллаларын һәм байларын мәдрәсәләр белән җитәкчелек итүдән читләштерү, финанслау мәсьәләсендә рус һәм татар мәктәпләренең тигезлеген тану) радикаль сәяси таләпләрне (самодержавиене бәреп төшерү, Россиядә конституцион строй кертү) колачлаган бердәнбер шәкертләр оешмасы була.

1905–1907 елгы Революция чорында шәкертләр сәяси митинглар һәм демонстрацияләрдә актив катнашалар, 1906 елның 27 февралендә Казанда шәкертләрнең 1,5 мең кешелек гомуми забастовкасы була. Революциядән соң Шәкертләр хәрәкәте кими төшә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе Г.Баруди Казаннан сөрелә, радикал юнәлештәге күп кенә шәкертләр мәдрәсәдән куыла. Шәкертләр хәрәкәте үзәге бертуган Бубыйлар мәдрәсәсенә (Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылы) күчә; 1911 елда ул ябыла.

Шәкертләр хәрәкәтенә катнашучыларның күбесе татар радикал-демократик юнәлеш вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә була һәм алга таба төрки-татар сәяси оешмаларын формалашты руда әйдәп баручы ролен үти.

Әдәбият   

Нурутдинов И.Г. Молодёжь в тюрко-татарском идейно-политическом движении начала ХХ века: Дис. ... К., 2000; 

Фахрутдинов Р.Р. Политическое самосознание татар на рубеже веков (вторая половина XIX — начало XX вв.).К., 2006.

Автор — Л.М.Айнетдинова