Эчтәлек

Русларның Каспий диңгезендә сәүдә мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм Кавказ артында төрекләр экспансиясен чикләү максатлары белән оештырыла.

1722 елның 27 мае — 8 июнендә Пётр I Казанда туктала, губерна канцеляриясен тикшереп чыга, постау мануфактурасы, помпа заводы, адмиралтейство һ.б. белән таныша. Яуда 30 мең татар (шул исәптән тылмач Й.Ижбулатов) катнаша. Казан адмиралтействосында Пётр I нең Иранга явы өчен суднолар төзелә. Сугыш хәрәкәтләре 1722 елның июлендә башлана. Сугыш барган җирләрдә яшәүчеләрне яуның сәбәпләре белән таныштыру өчен, Әстерхан шәһәрендә татар телендә Пётр I манифесты басыла (әлеге басмадан Россиядә татар басма китабы тарихы башлана дип исәпләнә. (кара Пётр I нең поход (йөзмә) басмаханәсе).

Августта рус гаскәрләре Дербент шәһәрен ала. Көзен, гарнизонын Дербентта калдырып һәм Изге Хач кальгасын нигезләп, Пётр I төп көчләре белән Әстерханга кайта. 1722 елның декабрендә Регит шәһәре, 1723 елның июлендә Баку шәһәре алына. 1723 елның сентябрендә Петербург солыхы төзелә, аның буенча Баку, Дербент шәһәрләре, Ширван, Гилян, Мазендеран, Астрабад провинцияләре Россиягә күчә.

Әдәбият  

Лысцов В.П. Персидский поход Петра I. 1722–1723. М., 1951.