- РУС
- ТАТ
Идел-Урал буе татарлары арасында, патша хөкүмәте тарафыннан татарларны милли, дини, социаль яктан изүнең көчәюенә җавап итеп, Россияне ташлап Төркиягә күчеп китү хәрәкәте
XIX йөзнең 2 нче яртысыннан XX йөз башына кадәр дәвам итә. Мөһаҗир (гарәпчәдән һиҗрәт итүче, күченүче) атамасы башлап Мөхәммәд пәйгамбәр белән Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт иткән (622 ел) беренче мөселманнарга карата кулланыла. Соңрак дини һәм социаль сәбәпләр белән ислам дине хакимлек иткән илләргә күченеп китүчеләрне мөһаҗирләр дип йөртә башлыйлар.
XVIII йөздә, Идел һәм Урал буенда яшәгән рус булмаган халыкларны мәҗбүриләп христианлаштыру сәясәте көчәйгәч, татарларның Төркиягә китү очраклары була. 1890 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы илнең төрки халыклары вәкилләренә илдән күченеп китү хокукы бирә. 1892–1894 елларда татарлар Казан, Вятка, Уфа, Оренбург губерналарыннан күченәләр.
Казан губернасыннан 400 гаилә Төркиягә күченү хакында бу ил хакимиятенә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Күпләп күченүләргә, гадәттә, халык арасында мөселманнарны чукындыру хәрәкәте башланачагы турында хәбәрләр таралу сәбәп була. 1896–1897 елларда, Россиядә беренче гомуми халык санын алу белән бәйле рәвештә, мөһаҗирләр хәрәкәте кабат көчәя, чөнки татарлар сан алуны хакимиятнең мөселманнарны чукындыруга юнәлдерелгән әзерлек чарасы дип кабул итәләр.
1900 елда император Николай II төрки халыкларның чит илләргә чыгуын тыя, ләкин мөһаҗирләр хәрәкәте ХХ йөз башында да дәвам итә.
Милләттәшләренең Төркиягә күченеп китүен татар зыялыларының бер өлеше кабул итә алмый. Г.Тукай «Китмибез» (1907) шигырендә болай дип яза:
«Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?»
Мөһаҗирләр хәрәкәте М.Г.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романында (беренче тапкыр 1934 елда Мәскәүдә рус телендә «Мухаджиры» исеме белән басылып чыга, татар телендә 1977 елда дөнья күрә) чагылыш таба.
Автор — И.К.Заһидуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.