Борынгы документларны барлау Россия дәүләт архивында берничә исемлектә саклана. Беренче мәртәбә тулысынча 1993 елда Уфада нәшер ителә.

Батырша ул хатны Мәскәү төрмәсендә 1756 елның 4–24 ноябрь көннәрендә яза, халык кузгалышының сәбәпләрен аңлата (кара: Батырша хәрәкәте).

Батырша ул хатында үз тормышын, халык кузгалышына китергән хәлләрне һәм хәрәкәт барышын бәян итә. Җирле хакимият вәкилләре һәм урындагы гаскәри командаларның башбаштаклыгын сурәтләгән мисаллар китерә, мәхкәмә оешмаларының гаделсезлеген, рус булмаган халыкларны көчләп чукындыруларын фаш итә, ясак түләүне бетерү һәм казнадан мәҗбүри тоз сатып алу хакында 1754 елның 16 мартында игълан ителгән Сенат фәрманы белән халыкның риза булмавын күрсәтә. Хатта Батырша вөҗдан иреге, диннәргә тигез караш, бер илдә яшәүче халыкларның тигез хокуклы булырга тиешлеге турында мәсьәләләр күтәрә.

Батырша хаты халык әйтемнәре, риваятьләр, мәкальләр кулланып язылуы, монолог, әңгәмә, бәхәс рәвешләре белән төрләнүе җәһәтеннән дә гыйбрәтле. Батырша хаты татар халкының тарихы һәм мәдәнияте өчен кыйммәтле язма чыганак булып тора.

Басылып чыгуы

Батырша (Габдулла Алиев). Гарызнамә // Мирас. 2000. № 11–12; 2001. № 1.

Письмо Батырши императрице Елизавете Петровне. Уфа, 1993.

Әдәбият

Батыршаның патшага язган хаты // Татар әдәбияты тарихы. 1984. Т. 1.

Хусаинов Г.Б. Письмо Батырши императрице Елизавете Петровне как историко-литературный источник // Южноуральский археографический сборник. Уфа, 1973. Выпуск 1.

Автор – И.Р.Вәлиуллин