1864 елгы Нигезләмә буенча земство идарәләре гласныйлар арасыннан земство җыелышларында 3 елга сайланып куела.

1865 елның 20 ноябрендә Казан губернасы земство идарәсенең беренче составы сайлана. Өяз земстволары, рәистән тыш, идарәнең 6 әгъзасын (гадәттә, 2–3 әгъза) сайлау хокукына ия булган. Губерна земство идарәләре 7 кешелек составта каралган, ләкин еш кына әгъзаларның саны 4 кешедән артмаган.

Өяз земство идарәләренең рәисе – губернатор, губерна эчке эшләр министры тарафыннан расланган. Земство хезмәткәрләрен билгеләү һәм эштән азат итү рәис вазифасына кергән. 1890 елгы Нигезләмә буенча земство идарәләре әгъзаларын гласныйлардан гына түгел, сайлаучылар арасыннан да сайлау рөхсәт ителгән; администрация идарә рәисенең һәм әгъзаларның вазифаларга керешүен раслаган; дәүләт хезмәтен башкарырга хокуклы затлар гына земство идарәләренең рәисләре була алган; идарәләрнең рәисләренә һәм әгъзаларына дәүләт хезмәткәрләре хокуклары бирелгән, аларны тиешле вакыттан алда вазифалардан читләштерү администрация иркендә булган.

Идарәләрнең әгъзалары арасында бурычлар земствоның эшчәнлеге юнәлешләреннән чыгып билгеләнгән. Казан губернасы земство идарәсе даими рәвештә (3 айга 2 тапкыр) өяз земство идарәләре вәкилләре киңәшмәләрен уздырган, бу чаралар земство эшен тәртипкә салырга мөмкинлек биргән.

Земство идарәләренен вазыйфалары

Земство идарәләре түбәндәгеләр белән шөгыльләнгән: земство җыелышлары күрсәтмәләрен башкару, земство милке һәм хуҗалыгы белән идарә итү; керемнәр һәм чыгымнарның исәбен, бүленешен һәм хисапларын төзү; булачак җыелышлар өчен кирәкле мәгълүматлар әзерләү һәм нәтиҗәләр чыгару; земство керемнәренең җыелуына күзәтчелек итү; земство акчаларының сарыф ителүен контрольдә тоту; земствоның милеккә кагылышлы дәгъвалары буенча мәхкәмәдә эш йөртү һәм земство идарәләренә карата шикаятьләрне тикшерү.

Земство идарәләре вазифаларына шул исәптән земство хезмәткәрләрен туплау да кергән, 1914 елда 1 меңнән артык хезмәткәр исәпләнгән.

Земство идарәләренең хисаплары земство җыелышларында каралган һәм расланган.

Рәисләре

Казан губернасы земство идарәсенең төрле еллардагы рәисләре: П.Н.Арцыбашев (1865–1867 еллар), В.И.Образцов (1867–1869 еллар), П.П.Перцов (1870, 1883 еллар), В.М.Молоствов (1871–1872 еллар), В.А.Ермолаев (1873–1876 еллар), М.М.Рот (1877–1882 еллар), П.Х.Куприянов (1884–1885 еллар), И.Н.Аристов (1886–1887 еллар), П.М.Останков (1888–1899 еллар), В.В.Марковников (1900–1903 еллар), П.И.Геркен (1904–1907 еллар), Н.А.Мельников (1908–1916 еллар), А.Н.Плотников (1917 ел).

Әдәбият

Веселовский Б.Б. История земства за сорок лет: В 4 т. Санкт-Петербург, 1909–13;

Брод А.Д. К пятидесятилетию Земских учреждений 1864–1914. Казань, 1914;

Абрамов В.Ф. Казанское земство в пореформенный период (1865–1890 гг.): Дис. ... Ленинград, 1989;

Герасименко Г.А. Земское самоуправление в России. Москва, 1990;

Низамова М.С. Казанское земство в конце XIX — начале XX вв.: местное самоуправление и земское общественное движение: Дис. ... Казань, 1995.

Автор – Л.М.Айнетдинова