- РУС
- ТАТ
Казан губернасында земство башлыклары институты 1889 елның 12 июлендә кабул ителгән Нигезләмә буенча Россия Дәүләт Советының император Александр III тарафыннан 1891 елның 16 июнендә расланган фикере нигезендә оештырыла.
Губерна территориясе 65 земство участогына бүленгән була (Казан өязендә – 7, Козьмодемьян өязендә – 3, Лаеш өязендә – 6, Мамадыш өязендә – 7, Зөя өязендә – 4, Спас өязендә – 5, Тәтеш өязендә – 6, Царёвококшай өязендә – 4, Цивиль өязендә – 5, Чабаксар өязендә – 5, Чистай өязендә – 9, Ядрин өязендә – 4).
Алар башында губернатор һәм губерна дворяннар җитәкчесе тәкъдиме белән эчке эшләр министры тарафыннан билгеләнгән земство башлыклары тора.
Алар крәстияннәрнең җәмәгать идарәсе органнарының эшчәнлеген күзәтәләр, крәстияннәр һәм башкалар буйсынган катлаулар өчен беренче мәхкәмә инстанциясе булып торалар (өязләрдә бетерелгән крәстияннәр эшләре идарәханәләре һәм җәмәгать судлары урынына). Авыл җәмәгатьләре тәкъдим иткән кандидатлардан волость мәхкәмәләрен билгелиләр (элегрәк крәстияннәр тарафыннан сайлана). Авыл һәм волость җыеннарының, волость мәхкәмәләренең теләсә нинди карарларын гамәлдән чыгара, карар кабул иттерә, буйсынган хәлдәге кешеләрне вак гаепләре өчен тән җәзасына тарта, 3 көнгә кадәр тоткын итә, 6 сумга кадәр штраф түләттерә алганнар.
П.А.Столыпинның аграр реформасын үткәрүдә актив катнашалар. Земство башлыклары һәм волость мәхкәмәләре карарларына апелляция инстанциясе – земство башлыкларының өяз съездлары тарафыннан башкарыла (алар хакимият һәм мәхкәмә идарәханәләреннән тора).
Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 30 июнь карары белән 1917 елның 1 октябрендә бетереләләр.
Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. Санкт-Петербург, 1894. Т. 11. № 7775.
Зырянов П.Н. Социальная структура местного управления капиталистической России (1861-1914) // Ист. зап. 1982. Т. 107.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.