- РУС
- ТАТ
Император Павел I нең 1797 елның 7 август фәрманы нигезендә дәүләт крәстияннәре белән идарә итү өчен кертелә. 1838 елның 30 апреленнән губерналарда дәүләт милке идарәсе оештырылгач, волость идарәсе Дәүләт милке министрлыгы күзәтүенә күчерелә. Канун буенча волость старшиналары хакимият оешмалары күзәтчелегендә 3 елга сайланган. Волость писарен дәүләт милке палатасы билгеләгән. «Крепостной бәйлелектән котылган крәстияннәр турында 1861 елның 19 февраль нигезләмәләре» кертелгәч, волость идарәсе алпавытлар җирләрендә дә оештырыла. Волость идарәсенә волость старшиналары, авыл старосталары (яки волость идарәсе билгеләгән утырышчылар) һәм салым җыючылар кергән. 1889 елның 12 июлендә земство идарәчелеге турында фәрман чыккач, волость идарәсе аның карамагына күчә.
Волость идарәсенең бурычлары: салым җыю, элекке бурычларны түләтү, җәмәгать тәртибендә башкарыласы эшләрне бүлү һәм үтәлешен тикшерү, волость халкы җыенында расланган керем чикләрендә акча тотуны күзәтү, казнага яки шәхси кешеләргә бурычлы крәстияннәрнең милкен сату, солдатка алынырга тиешлеләрнең һәм хезмәт тутырып кайтучыларның исәбен алу, волость идарәсендә эшләүчеләрне эштән чыгару яки эшкә алу. Крәстияннәр волость идарәсенә өстәмә салым түләгәннәр, аннары паспорт алганнар. Волость старшинасы вак гражданлык һәм административ хокук бозуларга карата чара күрә алган. Волость идарәсе волость старшинасы карамагындагы киңәшмә органы була. Рус булмаган кешеләр күпчелекне тәшкил иткән волостьларда еш кына фактик җитәкчелекне писарь башкарган. Волость идарәсе авыл җирендә нотариаль оешма вазифасын да үтәгән – 300 сумга кадәрле булган сату-алу килешүләрен, милеккә кагылышлы һ.б. эшләрне раслаган. Волостька кергән оешмаларның архивы да волость идарәсендә сакланган.
1917 елның 21 маенда, волость земстволары оештырылу сәбәпле, волость идарәсе бетерелгән.
Шулай ук кара: Волость.
Бржеский Н.К. Очерки юридического быта крестьян. СПб., 1902.
Дружинин Н.М. Государственные крестьяне и реформа П.Д.Киселёва. М., 1946. Т. 1.
Зайончковский П.А. Отмена крепостного права в России. М., 1968.
Зырянов П.Н. Социальная структура местного самоуправления капиталистической России (1861–1914) // Исторические записки. М., 1982. Выпуск 107.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.