- РУС
- ТАТ
Казан губернасында 1775 елгы «Губерналар турында нигезләмә»не гамәлгә ашыру барышында оештырылалар, дворяннар өчен 1781 елның декабрь ахыры — 1782 елның гыйнварыннан һәм крәстияннәр өчен 1801 елдан гамәлгә куела.
Беренче инстанция мәхкәмәсе сыйфатында вак җинаять һәм гражданлык эшләрен карыйлар, алпавытлар арасында җир эшләре мәсьәләләренә караган бәхәсләрне хәл итәләр, җирне һәм крәстияннәрне теркәп, иялек кәгазе бирәләр, түбәнге земство мәхкәмәләре өчен апелляция инстанциясе булып торалар. Өяз дворяннары тарафыннан 3 елга сайланган һәм губернатор раслаган өяз судьясы һәм 2 утырышчыдан торалар.
Өяз мәхкәмәләренең аерым зат яисә стряпчий шикаяте буенча гына, шулай ук башка мәхкәмә яки Казан губерна идарәсе боерыгы белән генә мөстәкыйль рәвештә эш кузгату хокукы булмый. Елга 3 тапкыр сессиягә җыелалар. Өяз мәхкәмәләре каршында дворян опекалары (тол хатыннар һәм кече яшьтәге дворяннар өчен) эшли, аларга өяз дворяннары башлыклары рәислегендә эш итүче өяз судьялары һәм утырышчылары керә.
Югары земство мәхкәмәсенә (1796 елга кадәр), губерна идарәсенә, Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасына, Казан гражданлык эшләре мәхкәмә палатасына буйсыналар.
1869–1870 еллар башында, 1864 елгы Мәхкәмә реформасы барышында бетереләләр. Вәкаләтләре җәмәгать судына тапшырыла.
Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 20. № 4392; Собр. 2. СПб., 1867. Т. 39, отд. 2. № 41475.
Долгов Е.Б. Административные и судебные органы власти в городе Казани и Казанской губернии в XVIII веке // Столичные и переферийные города Руси и России в средние века и раннее новое время. М., 1996;
шул ук. Органы суда в Казанской губернии XVIII — начала XX вв. // Правосудие в Татарстане. 2000. № 2/3;
Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 4.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.