Эчтәлек

Император Павел I фәрманы белән 1797 елда патша сарае крәстияннәреннән барлыкка килә. Император гаиләсе карамагында булалар.

Император гаиләсе әгъзалары биләмәсендәге җирләр һәм крәстияннәр белән идарә итү өчен Уделлар департаменты оештырыла. Җирлекләрдә удел экспедицияләре (шул исәптән Казан экспедициясе) ачыла, 1818 елда алар удел конторалары дип үзгәртелә. Патша гаиләсе крәстияннәре алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре арасында тора; беренчеләренә караганда чагыштырмача иреклерәк булалар. XIX йөздә патша гаиләсе крәстияннәре хәле, дәүләт крәстияннәреннән аермалы буларак, начарлана бара. Файдаланыла торган җирнең күләме сакланган хәлдә, халык санының табигый артуы сәбәпле, җан башына туры килгән имана җирләре кими бара (1820 елларда Казан губернасындагы дәүләт крәстияннәренең имана җире уртача 1 ир-атка 8 дис., патша гаиләсе крәстияннәренеке бары 4 дис. генә тәшкил итә). Патша гаиләсе крәстияннәре дәүләт салымнары һәм имана салымы (оброк) түлиләр, алар даими артып тора.

XVIII йөз ахырында удел салымы ревизия буенча җан башына 5 сум 10 тиен, 1811 елда— 8 сум, 1824 елда— 10 сум була. 1830 елларда җан башыннан түләнә торган салым күләме 50994 сум, удел имана салымы — 175735 сум, халык җыемнары — 25991 сум (шулай ук земство һ.б. акчалата салымнар да була) тәшкил итә. Казан губернасында 1800 елда 10069, 1859 елда 16185 ир заты исәпләнә. 1842 ел мәгълүматлары буенча Казан өязендә имана түләтү өчен исәпкә алынган 5028 зат, Лаеш өязендә — 4377, Царёвококшайскида — 2567, Тәтештә — 1013, Чистайда — 543, Спаста — 158, Мамадышта 65 зат санала.

Патша гаиләсе крәстияннәре яшәгән Казан тирәсендәге авылларда яшелчәчелек алга киткән була (Царицыно, Сапуголи, Аргы һәм Кече Атар, Константиновка, Әки, Щербаковка һәм Олы Дербышки авылларында сату өчен суган, кәбестә, кыяр һ.б. үстерелә). Царёвококшайск патша гаиләсе крәстияннәре колмак үстерү белән шөгыльләнәләр. Казан өязе крәстияннәре арасында агач эшкәртү һөнәрчелеге үсешкә ирешә (Коры Елга, Борисоглебский, Каравай, Кадыш авыллары); Царёвококшайск өязенең 14 удел авылы крәстияннәре дә шулай ук агач эшкәртү һәм урман кәсепчелеге белән мәшгуль була.

1863 елда патша гаиләсе крәстияннәре ирек ала.

Әдәбият

История уделов за столетие их существования. 1797–1897: В 3 т. СПб., 1901–02;

Гриценко Н.П. Удельные крестьяне Среднего Поволжья: Очерки // Уч. зап. Чечено-Ингуш. гос. пед. института. 1959. Вып. 11.

Автор — Л.М.Айнетдинова