Территориясе

Үзәге — Мамадыш шәһәре. Мамадыш җир-су биләмәләре белән бергә Казан өязе составында була, 1708 елда Казанга беркетелә. 1719 елда Казан губернасының Казан провинциясенә кертелә. 1781 елда Мамадыш өязе Казан наместниклыгы составында (Мамадыш өяз шәһәре статусы ала). 1796, 1801, 1803 еллардагы административ-территориаль үзгәртүләр вакытында Казан губернасы составында калдырыла.

Губернаның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Мамадыш өязе төньякта — Вятка губернасының Малмыж өязе, көньякта — Казан губернасының Чистай өязе, көньяк-көнбатыш һәм көнбатышта — Казан губернасының Лаеш һәм Казан өязләре, көньяк-көнчыгышта — Уфа губернасының Минзәлә өязе, көнчыгышта Вятка губернасының Алабуга өязе белән чикләшә.

Территориясе уңъяк (таулы) һәм сулъяк (яр буе, тигезлек) өлешләргә бүленә. Өяз Нократ елгасы кушылдыклары: Ушма, Оча кушылдыгы белән Шыя, Норма, Ерыкса, Комазан һ.б. елгалар; Чулман елгасы кушылдыклары: Чөкәнеш кушылдыгы белән Омар, Сон кушылдыгы белән Бөрсет, Олы һәм Кече Мишә, Казкаш елгалары; Казансу елгасының кушылдыгы Кесмәс сулары белән юыла.

Мәйданы 4,9 мең кв. чакрым чамасы.

1904 елга 2 стан һәм 19 волостьтан тора; 1904 елдан 3 станга бүленә. 1 нче станга (үзәге — Мамадыш, Тау Иле авылы) Кабык Күпер, Красная Горка, Кече Кирмән, Түбән Сон, Иске Комазан, Троица-Сәкинәс, Благовещенск-Омар волостьлары; 2 нче станга (үзәге — Нырты, Красная Горка авыллары) — Әбде, Бөкмеш, Елыш, Яңа Чүриле, Сатыш, Шомырбаш волостьлары; 3 нче станга (үзәге — Кукмара авылы) — Әсән-Елга, Иске Юмья, Ядегәр, Лыябаш-Келәүш, Җөри, Петропавел волостьлары карый. 1818–1820 елларда Елыш волостеннан Олы Саурыш волосте, Әбде һәм Петропавел волостьларыннан Завод-Нырты волосте аерылып чыга һәм волостьлар саны 21 гә җитә.

Халкы

Халкы 189,8 мең кеше, шул исәптән татарлар — 69,4%, руслар — 25,1%, удмуртлар — 4,4% (1897).

Мамадыш өязе халкы игенчелек (арыш, солы, карабодай һ.б.), бакчачылык, умартачылык, кәсәбәчелек (тире иләү, тире эшкәртү, киез-тула һәм итек басу, ману, урман кисү һәм агач эшкәртү, тимерчелек һ.б.), шул исәптән читкә чыгып эшләү (тегүчелек, җир һәм балта эше, алтын приискларында һәм тимер юлда эшләү) белән шөгыльләнә.

Хуҗалыгы

XVIII–XIX йөзләрдә Кукмара, Нырты һәм Бөрсет авылларында бакыр кою заводлары була. Мамадышта һәм өяз авылларында, башлыча, киез-тула һәм итек басу, ману, тире эшкәртү, аракы, тегермән тарту, кирпеч сугу, сабын кайнату, шырпы, балавыз, скипидар, поташ, ат дирбияләре ясау предприятиеләре эшли; ат питомнигы була.

1914 елга өяздә 25 эре, 293 вак завод-фабрика исәптә тора.

XX йөз башында Мамадышта өч сыйныфлы шәһәр училищесе, башлангыч кыз балалар училищесе, өяздә 48 башлангыч халык училищесе, 41 чиркәү-приход һәм 53 миссионерлык мәктәбе, 226 татар мәктәп-мәдрәсәсе булган. Мамадыш өязе 1920 елда бетерелә, волостьларның күпчелеге Мамадыш кантонына кертелә.

Чыганаклар             

Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами Генерального штаба: Казанская губерния. СПб., 1861. Т. 8;

Памятная книга Казанской губернии на 1863 год. К., 1862;

Списки населённых мест Российской империи: Казанская губерния. СПб., 1866. Т. 14;

Волости и важнейшие селения Европейской России: Губернии Нижне-Волжской области. СПб., 1883. Вып. 4;

Материалы для сравнительной оценки земельных угодий в уездах Казанской губернии: Уезд Мамадышский. К., 1888. Вып. 6;

Казанская губерния // Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. СПб., 1904. Т. 14;

Список сёл Казанской губернии. СПб., 1908.

Автор — Д Г.Мостафина