- РУС
- ТАТ
1719–1775 елларда Россиядә губерналар составындагы административ-территориаль берәмлекләр
Өязләргә бүленәләр. Воеводалар тарафыннан идарә ителәләр.
Казан губернасы башта Казан, Зөя, Пенза, Уфа провинцияләреннән тора. Провинцияләрнең саны, кайсы губерна карамагындалыгы үзгәрешләр кичерә: 1720 еллар ахырында губерна составына Вятка һәм Соль-Камский провинцияләре кертелә, Уфа провинциясе чыгарыла (1731–1734 елларда яңадан Казан губернасына буйсынулы) һ.б.ш. 1775 елга Казан губернасында Казан, Вятка, Пермь, Зөя, Пенза, Сембер провинцияләрләре исәпләнә.
Готье Ю.В. История областного управления в России от Петра I до Екатерины II: В 2 т. М.–Л., 1913–41.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.