Эчтәлек

XVI йөз ахыры — XVIII йөздә Казан өязендә «эчке» өяз буларак яши.

Үзәге — Лаеш шәһәре, Кама елгасының уңъяк ярында.

1555–1557 елда элеккеге татар авылы Лаеш урынында барлыкка килә; Казан яны бистәсе булып исәпләнә. 1708 елда Лаеш үзе тирәсендәге территорияләре белән Казанга беркетелә, 1719 елда Казан наместниклыгы составына керә, 1781 елда өяз шәһәре статусы ала.

Лаеш өязе Казан губернасының үзәк өлешендә Казан өязеннән көньяк-көнчыгыштарак урнашкан була. Көнбатышта Тәтеш һәм Зөя, төньяк-көнбатышта һәм төньякта Казан, көнчыгышта Мамадыш, көньяк-көнчыгышта Чистай, көньякта Чистай һәм Спас өязләре белән чикләшә.

Лаеш өязе территориясе буйлап, аны тигез булмаган 2 өлешкә (зуррагы — уңъяк яр, кечерәге — сулъяк яр) бүлеп, Кама елгасы ага; шулай ук аның кушылдыклары: уң — Шомбыт, Суша, Бәтке, Әшнәк, Шуран, Бырыс, Мишә (кушылдыклары Кече Мишә, Тәмтебаш, Нурминкә белән), сул — Шонталы, Көрнәле елгалары уза. Лаеш өязе 4,8–5,03 мең кв. чакрым мәйданны били. Станнар һәм волостьлар саны үзгәреп тора. 1903 елга кадәр 2, аннары 3, 1914 елга 4 станга бүленә. 1860 елларга Лаеш, Күгәрчен һәм Зур Мәтәскә волостьлары, 1892 елга Тимерче (Чемерецкая) волосте бетерелә; 1893–1915 елларда Лаеш өязе 18 волостьтан тора. 1902–1904 елларда Карабаян волосте бетерелә, 1917–1920 елларда Шомбыт волостеннан Кадрәк волосте аерып чыгарыла. XIX йөз ахыры — XX йөз башына 1 нче станга (үзәкләре — Шуран авылы, Лаеш шәһәре) — Алексеев, Анатыш, Астраханка, Державино, Зюзино, Масловка, Саралан, Тимерче, Чырпы, 2 нче станга (үзәкләре — Карабаян, Казиле, Сәрдә авыллары) — Аркатау, Бәтке, Олы Кибәхуҗа, Казиле, Карабаян, Пановка, Уракчы, Черемыш, Шомбыт волостьлары карый. Һәр стан 5 полиция участогына бүленә. Лаеш өязендә 172,5 мең кеше яши, шул исәптән 57,4% руслар, 42,4% татарлар (1897). Халкы иген игү, терлек асрау, бакчачылык, умартачылык, балык тоту, суднолар төзү, киндер туку, зәркән эшләнмәләр ясау (бигрәк тә Балык Бистәсе, Богородский авылларында), шулай ук читкә китеп эшләү — тегүчелек, сарык тиресеннән кием-салым тегү кәсебе, мич чыгару, кирпеч сугу, балта эше, түбә ябу белән шөгыльләнә. XX йөз башына шәһәрдә һәм өяздә 16 зур булмаган фабрика һәм завод, 260 тан артык вак сәнәгать предприятиесе (буяу, йон тетү, постау басу, салат оны ясау, капчык тегү фабрикалары, поташ, канат, алебастр-известьташ заводлары һ.б.) эшләп килә. Шәһәрдә ике сыйныфлы башлангыч ирләр, башлангыч хатын-кызлар училищеләре, 9 миссионерлар мәктәбе, 59 башлангыч халык мәктәбе, 86 мәдрәсә һәм мәктәп эшли.

1920 елда ТАССР төзелгәннән соң Лаеш кантоны дип үзгәртелә.

Чыганаклар

Опись городских поселений Казанской губернии. К., 1885. Вып. 1;

Памятная книга Казанской губернии на 1863 год. К., 1862;

Список населённых мест Российской империи по сведениям 1859 года. Т. 14. Казанская губерния. СПб., 1866;

Волости и важнейшие селения Европейской России. Губернии Нижне-Волжской области. СПб., 1883;

Адресная книжка Казанской губернии на 1900 г. К., 1900;

Адрес-календарь Казанской губернии на 1905 г. К., 1905;

Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. К., 1914;

Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 г. Ч. 1.

Центральные, губернские и уездные установления. К., 1920.

Автор — Д.Г.Мостафина