Эчтәлек

XVI йөз ахырында Казан өязеннән аерылып чыга, үзәге Козьмодемьянск шәһәре, 1583 елда Идел елгасының уң ярында төзелгән Чикмекола торак пункты урнашкан аралыкта (Идел-Сура елгалары кушылган җирдә) оеша. 1708 елда Козьмодемьянск үз тирәсендәге жирләре белән Казан карамагына теркәлә, 1719 елда Казан губернасының Зөя провинциясенә кертелә. 1781 елда Козьмодемьянск өязе Казан губернасына керә (Козьмодемьянск өяз шәһәре статусын ала), 1796, 1802–1803 еллардагы административ-территориаль бүленешләрдән соң Казан губернасында кала һәм губернаның төньяк-көнбатыш өлешен били. Төньякта һәм төньяк-көнбатышта Нократ губернасының Яран өязе, Көнчыгышта Царёвококшайск һәм Чабаксар өязләре, Көньякта Казан губернасының Ядрин өязе, Көнбатышта Түбән Новгород губернасының Васильсурск һәм Макарьев өязләре белән чикләшә.

Территориясе ике өлешкә бүленә (3/4 — уңъяк таулар һәм 1/4 — сулъяк үзән өлеше); Идел һәм аның кушылдыклары; Рутка, Арда, Парать, Олы һәм Кече Юнга, Ветлуга, шулай ук Олы Кокшага елгасы кушылдыгы Олы Кундыш, Цивиль елгасы кушылдыгы Унга елгасы сулары белән бүлгәләнә.

Козьмодемьянск өязе 4,4–4.6 мең кв. чакрымны били.

2–3 полиция участогы булган 2 станга бүленә. Волостьлар саны һәм составы күп тапкыр үзгәрә: 19 йөз уртасында Козьмодемьянск өязе 12 волостьтан һәм аерым Тойдаков җәмгыятеннән гыйбарәт. 1860 еллар башында Руткин волосте Чабаксар өязенә күчә, Иваньково волосте бетерелә. 1870 еллар башында Кулаков, 1909–1912 елларда Ахмылов волостьлары төзелә. 1913 елда Козьмодемьянск өязе 12 волостька бүленә. 1 нче станга (үзәге Покров, соңрак Юркин бистәсе) — Ардин, Ахмылов, Кулаков, Козьмодемьянск, Янгилде волостьлары, 2 нче станга (үзәкләре — Кожваши, Ильинская Пустынь авыллары, Козьмодемьянск ш.) Әкрам, Большеюнгинск, Виловатовражск, Малокарачкинск, Татаркасинск, Сюндыр, Тойдаков волостьлары керә. 1715–1718 елларда Еласов (Большеюнгинск һәм Малокарачкинск кушылуы нәтиҗәсендә), Пайгусов (Большеюнгинск өлеше), Ново-Троицк (элек Виловатовражск), Отар (элек Ардин), Идел буе (элек Кулаков) волостьлары оеша. 1920 ел башына волостьлар саны, шул исәптәнТроицк, 20 гә җитә.

Козьмодемьянск өязендәге халык саны 105,6 мең кеше, шуларның 47,3% чуашлар, 36,3% марилар, 16,3% руслар (1897); халкы игенчелек (асылда, арыш, солы игү), бакчачылык, умартачылык, балыкчылык, мич чыгару, урман һөнәрчелеге (урман кисү, сумала кайнату, дегет җитештерү, агач савыт-саба, арбалар, тәгәрмәчләр һ.б. ясау), шулай ук кап, чыпта сугу, чабата үрү, таш, известь чыгару, мүк, мүк җиләге җыю белән шөгыльләнә. XIX йөз ахырында Козьмодемьянск өязедә май, он, салат җитештерү, икмәк пешерү, йон эшкәртү вак предприятиеләре эшли. Козьмодемьянск шәһәрендә өч класслы ирләр һәм хатын-кызлар училищеләре, 3 земство училищесе, чирмеш хатын-кызлар мәктәбе, 2 ирләр чиркәү-приход мәктәбе, өяздә 2 училище һәм 36 чиркәү-приход мәктәбе эшли.

Козьмодемьянск өязе 1920 елда бетерелә, волостьлары Чуаш һәм мари автономияле өлкәләренә керә.

Чыганаклар

Губернии Нижне-Волжской области // Волости и важнейшие селения Европейской России. СПб., 1884. Вып. 4;

Памятная книжка Казанской губернии за 1891–1892 год: В 2 ч. К., 1892;

Приволжские города и селения в Казанской губернии. К., 1892;

Памятная книжка Казанской губернии за 1893–1894 год: В 2 ч. К., 1894;

Адрес-календарь Казанской губернии на 1905 г. К., 1905;

Список сёл Казанской губернии. СПб., 1908;

Справочник по городу Казани и Казанской губернии на 1920 г. Ч. 1. Центральные, губернские и уездные установления. К., 1920.

Автор – Д.Г.Мостафина