XVII йөздә барлыкка килгән бистә. Хәзерге Бутлеров һәм Петербург урамнары кергән җирләрне били.

Кирпеччеләр бистәсендә шәһәр корылмалары (шул исәптән Казан Кремле диварларын төзекләндерү) өчен кызыл кирпеч җитештерелә. XVIII йөз башында Әрмән бистәсе белән кушыла. 1774 елдан шәһәр чикләре эченә керә.