Эчтәлек

Казан ханлыгында, XVI йөз уртасы – XVIII йөз башында Казан өязендә административ-территориаль бүленеш төбәге.

Аңа Казаннан төньяк-көнбатыштагы, Алат даругасыннан көньяк-көнбатыштагы җирләр: Казансуның сулъяк ярлары, Илләт һәм Кокшага елгалары бассейннарындагы (Сумка, Кавал, Мәмдәл, Комаровка елгалары) җирләр кергән. Галич даругасы территориясенең чикләре төгәл билгеләнмәгән, хәтта Алат даругасы җиреннән аерымланмаган.

XVI йөз ахыры – XVIII йөздә барган административ-территориаль үзгәртеп бүлүләр нәтиҗәсендә Галич даруганың марилар күпләп яшәгән волостьлары Казан, Чабаксар, Царевококшай, Царевосанчурин, Уржум һәм Козьмодемьян өязләренә керә.

Галич даругасында шәхси, сарай милкендәге биләмәләр, монастырь һәм ясак җирләре була.

XIX йөздә Галич даругасында Каравай, Кадыш авыллары аша Казаннан Себергә бара торган транспорт-сәүдә магистрале трансформацияләнә, Алат яки Уржум магистрале белән кушыла һәм Вятка губернасы чигенә кадәр дәвам итә.

Чыганаклар

Списки населённых мест Российской империи: Казанская губерния. СПб., 1866. Вып. 14;

Писцовая книга Казанского уезда 1602–1603 годов. Казань, 1978;

Писцовая книга Казанского уезда 1647–1656 годов. М., 2001.

Автор – Д.Г.Мостафина