Үзәге — Чистай шәһәре.

XVIII йөз башында Кама елгасының сул ярында нигезләнә; чыганакларда Чистое Поле (Архангель бистәсе) буларак мәгълүм; 1781 елда авылга өяз шәһәре статусы һәм хәзерге исем бирелә.

Чистай өязе 1781 елда Казан наместниклыгы составында оештырыла, 1796 елдан — Казан губернасының бер өлеше; аның көньяк-көнчыгыш өлешен били. Төньякта Казан губернасының Мамадыш, көнбатышта Спас һәм Лаеш өязләре, көнчыгышта Уфа губернасының Минзәлә өязе, көньякта Самара губернасының Бөгелмә һәм Богырыслан өязләре белән чикләшә.

Өяз территориясе буйлап Уратма, Чишмә, Шонталы, Олы һәм Кече Чирмешән елгалары һ.б. ага. Мәйданы 8,2 мең кв. чакрым.

Халкы 328,9 мең кеше, шулардан 48 % руслар, 32,9 % татарлар, 15,7 % чуашлар, 3,4 % мордвалар (1901). Административ җәһәттә өяз Аксубай, Биләр, Богородский, Олы Талкыш, Егоркино, Зирекле, Изгар, Каргалы, Кызылъяр, Күтәмә, Котыш, Мөслим, Яңа Адәм, Яңа Чишмә, Седелькино, Иске Әлмәт, Иске Иванай, Иске Максимкино, Иске Мукшы, Иске Чаллы, Иске Чишмә волостьларына бүленә.

Авыл халкы башлыча игенчелек белән шөгыльләнә. Өяздә киҗе-мамык эрләү һәм мануфактура фабрикалары, нефть кудыру, аракы, чуен кою, ярма яру, сабын кайнату, урман кисү заводлары эшли. Читкә икмәк, май, постау, бал, балавыз, кхн, поташ һ.б. ны чыгара. Өяздә 212 мәктәп, шул исәптән 77 мәдрәсә була.

Чистай өязе территориясендә археологлар тарафыннан болгарларның Биләр һәм Җүкәтау шәһәрләре калдыклары табыла.

1920 елда өяз бетерелә, волостьларның күпчелек өлеше Чистай кантоны составына керә.

Чыганаклар

Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами Генерального штаба: Казанская губерния. СПб., 1861.

Әдәбият           

Спасский Н.А. Очерки по родиноведению: Казанская губерния. К., 1912.

Автор  — Д.Г.Мостафина