Үзәге – Буа шәһәре.

Казан губернасының элекке Сембер өязе җирлегендә оештырыла, Зөя, Бола, Карлы, Сура, Кирей, Бизнә, Якла елгалары буйларындагы җирләрне берләштерә. 1780 елга кадәр Казан губернасына керә.

Төньякта Казан губернасының Зөя өязе, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Сембер губернасының Алатырь, Корсунь өязләре, көньякта Сембер губернасының Сембер өязе, төньяк-көнчыгышта Казан губернасының Тәтеш өязе белән чиктәш.

XIX йөз ахырында гомуми мәйданы 4,8 мең квадрат чакрым. Халкы 222,9 мең кеше, шул исәптән чуашлар 44,3%, татарлар 34,6%, руслар 17,2% (1897).

Буа өязе 2 станга, 21 волостька бүленә. Беренче станга – Архангел, Борындык, Городище, Кищаков (өлешчә), Мунчалы, Иске Суыксу (өлешчә), Помаев, Үби, Чокалы, Чүпрәле, Шамкин, Шемурша (өлешчә), Яңа Кәкерле волостьлары керә. Үзәге – Үби авылы. Үзәге Олы Батыр авылында урнашкан Икенче стан волостьлары: Батыр, Кищаков (өлешчә), Морат, Иске Суыксу (өлешчә), Тархан, Тимбай, Хомбус-Батыр, Ырынгы, Шемурша (өлешчә), Шыгырдан, Янтуган.

Буа өязе халкының төп шөгыле игенчелек: арыш, солы, арпа, бодай, тары, борчак иккәннәр, шулай ук терлекчелек, умартачылык һәм һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгәннәр (арба-чана, ишек-тәрәзә, агач савытлар һ.б. кирәк әйберләр ясалган, бурлак артельләре булган). Азык-төлек җитештерү, кием тегү, йон тетү, үсемлек маен сыгу, эч майларын эретү һәм башка хуҗалыклар билгеле. XIX йөздә Буа өязендә 50 дән артыграк сәнәгать хуҗалыгы, шул исәптән постау туку фабрикасы, аракы-спирт, поташ, кирпеч, такта яру заводлары, берничә тегермән эшли. Буа өязендә җитештерелгән ашлык, агач читкә сатыла. Городище, Кыят, Промзино авылларында ярминкәләр уздырыла.

XIX йөзнең икенче яртысында өяздә берничә училище (өяз училищесе, чиркәүләр карамагында ир балалар һәм кыз балалар училищесе, Кошки авылында чуаш балалары училищесе), 43 ир балалар һәм 24 кыз балалар мәктәбе эшли. XX йөз башында өяздә 95 мәктәп, шул исәптән 56 татар мәктәбе була.

Буа өязе 1920 елның май-июнь айларында бетерелә, волость биләмәләренең бер өлеше Буа кантонына беркетелә.

Автор – Д.Г.Мостафина