Эчтәлек

Казан губернасында 1775 елгы “Губерналар турында Нигезләмә” нигезендә оештырыла; 1781 елның декабреннән эшли башлыйлар.

Дәүләт, экономик, сарай крәстияннәре, ямщиклар һәм ялгыз хуҗалыклыларның гражданлык һәм җинаять эшләрен тикшерәләр. 1 югары һәм 13 түбәнге расправага бүленәләр. Югары расправа түбәнге расправа өчен апелляция инстанциясеннән тора, шулай ук аның округындагы авыллардан килгән эшләрне, һәм стряпчий карамагындагы эшләрне караучы 1 нче инстанция була. Аның 100 сумга кадәр булган дәгъвалар буенча чыгарылган карарлары белән риза булмыйча Казан гражданлык һәм җинаять эшләре мәхкәмә палаталарына жалоба бирергә мөмкин була, җинаять эшләре буенча карарлары Казан җинаять эшләре мәхкәмә палатасы тарафыннан расланганнан соң гына үтәлә.

Югары расправа 2 департаменттан тора: гражданлык һәм җинаять эшләре, аларның һәрберсендә рәис (Казан губерна идарәсе тәкъдиме белән Сенат тарафыннан билгеләнә) һәм 5 утырышчы (җирле крәстияннәр тарафыннан 3 елга сайланалар) була. Югары расправа каршында казна һәм җинаять эшләре буенча Сенат билгеләгән прокурор һәм 2 стряпчий эшли. Губерна идарәсе һәм губерна палаталарыннан югары расправа указлар һәм боерыклар ала, аларга рапортлар һәм хәбәрләр җибәрә; түбәнге расправа мәхкәмә эшләрен (аерым кешеләрдән һәм башка мәхкәмәләрдән 25 сумга кадәр дәгъва буенча), җир хакында бәхәсләрне хәл итә; губерна идарәсе яки югары расправа боерыгы буенча җинаять эшләрен алып бара.

Түбәнге расправа составына җәза билгеләүче судья (губерна идарәсе билгели) һәм 8 утырышчы (барлык катлаулардан сайланалар, губернатор тарафыннан 3 елга билгеләнәләр) керә.

1796 елның 31 декабреннән яңа Казан губерна штатларын гамәлгә керткәндә, Югары һәм түбәнге расправалар бетерелә. Аннан соң, 1838 елның 30 апрелендәге “Губерналарда дәүләт милке белән идарә итү турында Нигезләмә” нигезендә, волость һәм авыл расправалары оештырыла. Волость расправалары дәүләт крәстияннәре волость идарәләре каршында булдырыла. Аларның һәрберсенә волость башы (рәисе), өлкән һәм кече (намуслы) утырышчылар керә, алар вазифаларына 3 елга волость җыены белән сайлана һәм округ башлыгы һәм губернаторы тәкъдиме буенча Дәүләт милкенең Казан палатасы тарафыннан  раслана. Волость расправалары җинаять эшләреннән башка, дәүләт крәстияннәренең даулашуларын, бәхәсләрен һәм вак җинаятьләрен тикшерү белән шөгыльләнә; дәгъвалы эшләрне (әгәр бәхәсле мал-мөлкәт 15 сум көмештән артмаса), йорт язма васыятьләре турында бәхәсләр буенча эшләрне, шулай ук авыл расправалары чыгарган хөкемнәргә карата жалобаларны карый.

Волость расправалары чыгарган хөкемнәр соңгысы санала. Авыл расправалары һәр авыл җәмәгатендә булдырыла һәм 1 нче баскыч мәхкәмә инстанциясе санала. Алар составына 3 елга авыл җыены сайлаган авыл старшинасы (рәисе) һәм 2 кеше – өлкән һәм кече (намуслы) утырышчы керә. Алар вазифаларына округ башлыгы бәяләмәсе буенча Дәүләт милкенең губерна палатасы тарафыннан раслана. Авыл расправалары әгәр дәгъвалар рәсми актлар белән нигезләнмәгән, ә гаепле эшләре җинаять эшләре белән бәйләнмәгән булса, дәүләт крәстияннәренең бәхәсләрен, дәгъваларын карыйлар; түләүләрен вакытында түләмәүчеләрнең мөлкәтләрен бәялиләр һәм саталар; көмеш белән 5 сумга кадәр булган милек дәгъвалары буенча эшләрне тәмам хәл итәләр. Волость расправаларына буйсыналар.

Авыл һәм волость расправаларының эшчәнлекләре император Александр II нең 1866 елның 22 декабре указы белән туктатыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр.1. СПб., 1830. Т. 20. № 14392, 14828; Т. 22. № 16082, 16165; Т. 24. № 17702; Собр.2. СПб., 1839. Т. 13, отд.1. № 11189; 1868. Т. 41, отд.2. № 44024.                                  

Автор – Е.Б.Долгов