Эчтәлек

Россиядә илнең сәнәгать, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итү өчен күргәзмәләр үткәрү турындагы карар Россия хөкүмәте тарафыннан 1828 елда кабул ителә. 1829 елда Санкт-Петербургта Россиядә беренче сәүдә-сәнәгать күргәзмәсе уздырыла. 1836 елда, тәхет варисы — патша улы Александр Николаевичның Россия буйлап сәфәре уңаеннан, Эчке эшләр министрлыгы губернаторларга губерна күргәзмәләре оештыру өчен гомуми план юллый.

Әлеге күргәзмәләрнең максаты булачак патшаны губерналарның икътисади тормышы белән таныштыру, урыннарда сәнәгать һәм сәүдәне үстерүгә булышлык итү була. Губерна күргәзмәләрендә, сәнәгатьтә җитештерелгәннәрдән тыш, авыл хуҗалыгы эшләнмәләре дә тәкъдим ителә, бу Казанда шуннан соң узган барлык сәнәгать күргәзмәләренең дә үзенчәлегенә әверелә.

Казанда беренче мануфактура күргәзмәсе 1837 елның 1 июнендә Шәһәр җәмгыять йортында ачыла. Тәкъдим ителгән эшләнмәләр 4 категориягә бүленә: «хайваннар дөньясы эшләнмәләре» (завод-фабрикаларда эшләнгән әйберләр, мәсәлән, Г.И.Осокин фабрикасының куе яшел һәм соры постаулары, сәүдәгәр Х.М.Апанаев заводының кәҗүл һәм сафьян күн эшләнмәләре, терлек маеннан ясалган шәмнәр, кер сабыны һәм исле сабыннар, төрле тиреләр; һөнәрчелек эшләнмәләре: озын кунычлы, кыска кунычлы күн итекләр, читекләр, алтын һәм көмеш белән чигелгән энҗеле калфак-түбәтәйләр, фил сөяген кырып ясалган эшләнмәләр; авыл хуҗалыгында җитештерелгән эшләнмәләр (келәмнәр, ат япмалары, йон әйберләр һ.б.); «казылмалар дөньясы эшләнмәләре» (корыч коелмалар, чаңнар, кызыл штык бакыры, фонарьлар, комганнар, көнкүреш әйберләре, балдаклар, алкалар һ.б.); «үсемлекләр дөньясы эшләнмәләре» (кытат, комач тукымалар, поташ, тәмәке, май, татлы тамыр, киндер тукыма һ.б.); гадәти һәм сәнгати әйберләр (мәсәлән, К.Ф.Фукс — Казан губернасының төрле бөҗәкләре коллекциясен һәм майлы буяу белән ясалган Болгар хәрабәләре күренешләрен, барон Келлер аю, болан һ.б. хайван карачкыларын тәкъдим итәләр).

1842 елда хөкүмәт губерна авыл хуҗалыгы продуктлары күргәзмәләре уздыру турында карар кабул итә; күргәзмәләрнең, нигездә, крәстиян катлавыннан булган хуҗаларга өстенлек бирүгә юнәлдерелергә тиешлегенә басым ясала. Беренче авыл хуҗалыгы күргәзмәсе 1845 елның 5–15 маенда Казанның Шәһәр җәмәгать йортында уздырыла. Казан губернаторы, авыл хуҗалыгы эшләнмәләре җитәрлек булмау сәбәпле, завод һәм мануфактура эшләнмәләрен дә кабул итәргә рөхсәт бирә (әлеге рөхсәт башка авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә дә көчендә калдырыла). Күргәзмә белән җитәкчелек итү өчен аерым вакытлы комитет төзелә, аңа губерна дворяннары башлыгы, Дәүләт мөлкәте палатасы идарәчесе, Император ирекле икътисади җәмгыятенең 2 әгъзасы — Н.И.Лобачевский һәм Н.И.Депрейс, полицмейстер һәм шәһәр башлыгы кертелә; директор итеп полковник И.К.Якобий билгеләнә. Күргәзмәдә 498 «сандагы әйбер» тәкъдим ителә; күпчелекне игенчелек продуктлары (бөртеклеләр, бәрәңге һ.б.) һәм һөнәрчелек эшләнмәләре (балта, сука, чапкыч, тәгәрмәчләр һ.б.) тәшкил итә. Үз продукцияләрен күргәзмәгә куйган крәстияннәргә көмеш белән 25, 15 һәм 10 сум (барлыгы 400 сум) премия өләшенә; сәүдәгәр М.С.Зайцев һәм фабрикант Б.Адамовка — иң яхшы кытат тукыма өчен, сәүдәгәр А.И.Котелов һәм мещан Колановка — итеклек кәҗүл тиреләр өчен, мещан Леонтьевка мездра җилеме өчен мактау кәгазе бирелә; затлы башмак күне һәм кәҗүл товарлар өчен П.И.Котелов — алтын, иң югары сыйфатлы бәрәңге балы (патока) өчен Н.И.Депрейс һәм терлек маеннан ясалган иң яхшы шәмнәр өчен П.И.Докучаев көмеш медаль белән бүләкләнәләр.

Реформадан соңгы чорда Казанда 9 күргәзмә: 1866, 1880 елда — авыл хуҗалыгы, 1888, 1889, 1893 тә — чәчү орлыгы, 1886 елда — фән-сәнәгать күргәзмәсе, 1870, 1880 елда шәхси сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләре оештырыла. Елдан-ел халыкта күргәзмәләр белән кызыксыну көчәя бара, экспонатлар саны да (беренче күргәзмәләрдә йөзләрчә төр булса, гасыр ахырында — меңнәрчә), бүләкләр саны да (1866 елда — 67, 1890 елда 1278 бүләк тапшырыла) арта; 1866 елдагы күргәзмәгә 350 кеше килсә, 1890 елдагысын 125 мең кеше карый.

Күргәзмәләр уздыру традициясе ХХ йөздә дә дәвам итә (кара Татарстан АССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе).

Чыганаклар 

История Казани в документах и материалах. XIX век: Промышленность, торговля, финансы. К., 2005.

Автор — Л.М.Айнетдинова