Эчтәлек

Посессион крәстияннәр аларга эшлиләр һәм үз хуҗаларына хезмәт күрсәтәләр. Посессион крәстияннәр предприятиедән аерым гына сатыла алмый, аларны аннан аерып булмый.

Беренче булып кешеләрне сәнәгать ихтыяҗлары өчен сатып алу дворян булмаган катлау вәкилләре тарафыннан 1721 елда рөхсәт ителә.

1736 ел 7 гыйнвар Фәрманы белән һөнәргә өйрәтелгән барлык хезмәт куючылар халык исәбен алган вакытта эшләгән предприятиесенә гомерлеккә беркетелә.

Посессион крәстияннәр юридик яктан алпавыт крепостнойларыннан беркадәр аерылалар: аларны авыл хуҗалыгы эшләренә күчерү, крепостнойлар урынына рекрутлыкка бирү тыела, алар Берг- һәм Мануфактур-коллегияләргә гозернамәләр бирә алганнар, шул коллегияләр хөкемендә булганнар.

Казан губернасында посессион крәстияннәрнең төп өлеше Казан постау мануфактурасына туры килә: 1725 тә — 587 кеше, 1797 елда — 1247. 1849 елда азат ителәләр (мещаннар булып язылалар).

Шулай ук кара Казан постаучылары чуалышлары.

Әдәбият  

Удинцов В. Посессионное право. Киев, 1896;

Панкратова А.М. Формирование пролетариата в России. М., 1963.

Автор — Р.Р.Хәйретдинов