Эчтәлек

Казан төбәгендә XVI йөзнең 2 нче яртысында алпавытлар катлавы белән бергә барлыкка килә. Баштарак алпавыт крәстияннәре бу төбәктә бик аз санда була, йомышлы татарлар күпчелек очракта андый хокукка ия булмыйлар (кара Крепостнойлык хокукы). Алпавытларның күпчелеге үз крепостной крәстияннәрен Россиянең үзәк өлкәләреннән монда күчереп утырта. Качкын крәстияннәрне үз җир биләмәләренә кабул итү очраклары да еш була. 1646 елга караган писцовый кенәгәләрдән күренгәнчә, Зөя өязендә 498 татар алпавытыннан 378 енең, Казан өязендә 619 дан 449 ының крепостной крәстияннәре булмаган, калган алпавытлар барысы бергә 1672 алпавыт крәстияннәренә ия булган. XVII-XVIII йөзләрдә Казан төбәгендә алпавыт җир биләмәләре арта бара. 1760 елларда Казан губернасында 45,8 мең крепостной крәстиян теркәлгән (губерна крәстияннәренең гомуми санының 17,4%). 1724 елда крепостной крәстияннең җан башыннан түләү салымы 74 тиен була. XVIII йөзнең 2 нче яртысында алпавытка эшләү көннәре (барщина) атнага 4-5 көн тәшкил итә. Казан губернасы алпавытлары арасында алпавыт крәстияннәрен кыйнау-җәберләү, аларны талау белән дан тотучылар да очрый. Мәсәлән, алпавыт Нармоцкий, барщинада бушлай эшләтүдән тыш, һәр крәстияннән 30 сум акча алган; Тәтеш алпавыты Страхов 1831 елда 4 кешене җәзалап үтергән. Алабуга алпавыты Салыков та ярымач хәлдә яшәткән крәстияннәрен камчылап җәзалаган. Крәстияннәрнең үз җирләре Казан төбәгендә ир заты башына 1,5 дис.дән 3 дис.гә кадәр була. 1835 елда Казан губернасында 96219 һәм 1858 елда 103088 алпавыт крәстияннәре теркәлгән. Губернаның эре җир биләүчеләре (500 һәм аннан артыграк алпавыт крәстияннәре тотучылар) XIX йөздә 3,5% чамасы була. Алпавыт крәстияннәренең 86% барщина тәртибен үти. XIX йөзнең 50 елларында һәр ир затыннан җыеп алына торган оброк күләме 6 сумнан 15 сумга күтәрелә. Алпавыт крәстияннәре Казан, Лаеш, Зөя, Спас, Чистай, Тәтеш өязләрендә күбрәк теркәлгән.

1861 елгы реформа нәтиҗәсендә крепостной крәстияннәр үз иркенә чыгарыла (кара Крәстиян реформасы).

Әдәбият  

Кабузан В.М. Крепостное крестьянство России в XVIII - 50 гг. XIX в. Численность, состав и размещение // История СССР. 1982. № 3.